Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Галактионова, д. 28 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-05 |
| E-Mail: | S3.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Арская НОШ №3 - детский сад" |
| Руководитель: | Загидуллина Гульнара Рафисовна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 189/ Бездә укыйлар:189 |
| У нас учат: | 27 /Бездә укыталар 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Арская начальная общеобразовательная школа №3 - детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Арча 3 нче башлангыч гомуми белем мәктәбе -балалар бакчасы" муниципаль бюджет белем учреждениесе. - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 ( 229 ) 230 >>
-
Математика өйрәнәбез. 04.10.2017 Бүгенге математика шөгылендә без балалар белән 7 һәм 8 саннары төзелешен өйрәндек.Балалар санау наборы материаллары белән эшләделәр , биремнәр үтәделәр .Шөгыль бик күңелле һәм файдалы узды.

-
Традицион иртәнге линейка. 03.10.2017

Бүген традицион иртәнге линейка үтте. Линейкада: 1)тәртип һәм уку буенча әңгәмә уздырылды 2) район буенча уздырылган милли көрәштә җиңүче укучылар бүләкләнде 3) "Көзге игелек атнасы"акциясе буенча нәтиҗә ясалды.
-
Фотокүргәзмә "Минем тату гаиләм"
02.10.2017
Бүген "Көзге игелек атнасы" кысаларында "Минем тату гаиләм" исеме астында фотокүргәзмә" оештырылды.
-
Безнең тату гаилә 02.10.2017 "Өлкәннәр көне"уңаеннан безнең балалар бакчасында "Безнең тату гаилә" дип аталган фотоколлаң конкурсы булып узды. Аңарчы балалар белән эби - бабайлары турында сөйләштек ,рәсемнәр ясадык .

-
Экологик белемнәр көне. 30.09.2017

2017 ел- Россиядә экология елы уңаеннан "Көзге игелек атналыгы"акциясе кысаларында бүген"Экологик белемнәр көне".Шушы көнгә багышлап, экологик проблемаларны чагылдырып, һәр класс тәрбия сәгатендә әңгәмә уздырды.
-
Татар-башкорт милли спорт көрәше беренчелеге. 30.09.2017

Татар-башкорт милли спорт көрәше буенча 2005 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында уздырылган Арча районы беренчелегендә безнең мәктәп командасы 1 урынны яулады. Афәрин! Котлыйбыз!
-
ГТО нормаларын тапшыру 29.09.2017

Кичә балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларыбыз район күләмендә оештырылган ГТО нормаларын тапшыру чарасында катнаштылар .Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Исмәгыйлев Искәндәр йөгерү ярышында 2 нче урын яулады.
-
"Көзге игелек атнасы" акциясе дәвам итә. 28.09.2017

"Көзге игелек атнасы" акциясе кысаларында тәнәфесләрдә һәм дәресләрдә сәламәт яшәу рәвеше пропагандалана.
-
Иртәнге гимнастика 28.09.2017

Безнең балалар бакчасында иртәнге зарядка бик рәхәтләнеп үткәрелә. Иртәнге гимнастика, икенче төрле әйкәндә, зарядка, баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәләтен үстерә, шулай үк ата-анасыннан соң кәефсез калган баланың кәефен күтәрә, шук булган балаларны дисциплинага өйрәтә, оялчан баланы активрак булырга ярдәм итә.
-
Ягымлы сүзләр көне 27.09.2017 Бүген безнең балалар бакчасында изге эшләр ,ягымлы сүзләр көне булды .Балалар белән бергә ягымлы сүзләр ,яхшы гамәлләр турында сөйләштек,мәкальләр өйрәндек ,төрле уеннар уйнадык.Ахырдан бергәләп рәсем ясадык.Көнебез бик файдалы һәм күңелле узды.











