• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старочурилинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422014, РТ, Арский район, д. Старое Чурилино, ул. Школьная, д. 49
Телефон: +7(843)-665-73-09
E-Mail: Ssc.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Старочурилинская СОШ"
Руководитель: Габдрахманов Ильнур Наилевич
Год основания учреждения: 1895
У нас учатся: 232
У нас учат: 27

МБОУ "Старочурилинская СОШ"

Иске Чүриле урта мәктәбе укучылары – Г.Камал театры сәхнәсендә!

Опубликовано: 18.05.2015

     18 май көне безнең күңелләрдә иң матур, иң истәлекле көн булып уелып калыр. Ник дисезме? Чөнки безгә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә чыгыш ясау бәхете насыйп булды.  Ничек дисезме? Без Бөтендөнья татар конгрессының Казан иҗтимагый оешмасы, Татнетны үстерү фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Белем.ру порталы кысаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Ул көннәрнең даны онытылмас" дип исемләнгән видеочыгышлар бәйгесендә катнаштык һәм җиңүгә ирештек.  

       Бүләкләү тантанасы искиткеч тәрбияви итеп оештырылган иде, безгә бәяне дә театрның данлыклы артистлары Фәнис Җиһанша һәм Илдус Габдрахманов бирде. Шундый мәртәбәле залда, артистлар алдында чыгыш ясау, аларның мактау сүзләрен ишетү, артистларның грим бүлмәләрендә булу, сәхнә арты тормышының кызыклы моментлары.... санап бетергесез тәэсирләр.     Алып баручыларыбыз  Динар белән Адиләнең сәнгатьле сөйләме, җырчы егетләребез  Инсаф, Илназ, Рәзилнең  моңлы итеп җырлавы  берәүне дә битараф калдырмады. Ә Зөлфия белән Рәсим башкаруында  ана белән улының төштә очрашу мизгелләре күңелләрне нечкәртте, йөрәкләрне телеп үтте. Эх син, сугыш, күпме балаларны әтисез, хатыннарны тол, әниләрне баласыз калдырдың шул!

       Укучыларыбызны бәйгегә  укытучыларыбыз Вәлиева Ләйсән Фоат кызы, Гарифуллин Рамил Харис улы, Һидиятуллина Алия Мәсхут кызы һәм Әхмәдуллина Фирдания Илгизәр кызы әзерләде.  Гомумән, без бик күп бәйгеләрдә катнашабыз,  чөнки директорыбыз Зөлфия Илсур кызы һәр башлангычыбызны  хуплап ала, киңәшләрен бирә, ярдәм итә, безнең уңышларыбызга чын күңелдән сөенә. 



К списку новостей