• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старочурилинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422014, РТ, Арский район, д. Старое Чурилино, ул. Школьная, д. 49
Телефон: +7(843)-665-73-09
E-Mail: Ssc.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Старочурилинская СОШ"
Руководитель: Габдрахманов Ильнур Наилевич
Год основания учреждения: 1895
У нас учатся: 232
У нас учат: 27

МБОУ "Старочурилинская СОШ"

Иске Чүриле урта мәктәбенең асыл егетләре – Халыкара олимпиада җиңүчеләре

Опубликовано: 22.04.2016

      19-22 апрельдә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиадасы узды. Анда Россиянең 24 төбәгеннән, шулай ук Япония, Төркия, Бельгия, Финляндия, Франция, Беларусь, Казакъстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төркмәнстан, Кыргызстаннан һәм Австралиядән 14 яшьтән 25 яшькәчә 500 укучы һәм студент катнашты. Бәйгенең төп максаты – татар телен саклау һәм үстерү, аны дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү, туган телгә, әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү. Быел олимпиада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланды.

      Шушы мәртәбәле чарада  Иске Чүриле урта мәктәбе укучыларының катнашуы һәм җиңүгә ирешүе – мәктәбебез  өчен генә түгел, районыбыз өчен дә зур куаныч. Инде үзләре белән танышыйк: 10 нчы сыйныф укучылары Гарифуллин  Инсаф  һәм Хәмидуллин Рәзил. Инсаф үзенең тәэсирле  чыгышы белән  жюри әгъзаларын шаккаттырса, Рәзил үзенең моңлы тавышы белән Тукай җырларын башкарып, күңелләргә дәрт өстәде.  Ә 11 нче сыйныф укучысы Җәләев Динарның әлеге мәртәбәле бәйгедә  2 урын алуы – мәктәбебез, укытучылар коллективы өчен, бигрәк тә аларны әзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Фоат кызы өчен, зур шатлык, дәрәҗә.  Бу  егетләр – мәктәбебезнең горурлыгы,  һәр чараның башлап йөрүчеләре, төрле бәйгеләрнең даими җиңүчеләре,  алар – туган телебезне саклаучылар, үстерүчеләр,

        Катнашучылар өчен бай һәм кызыклы мәдәни программа да әзерләнгән иде.  Казан буенча экскурсия, Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрларында спектакльләр карау, “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә, Тукайга багышланган Туган тел форумында, күренекле әдәбият әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре белән түгәрәк өстәлләрдә катнаштылар. Ә иң мөһиме- туган телдә аралашып, фикерләшеп, яңа дуслар табып, үзләрен рухи яктан баеттылар. Рәзил абый Вәлиевның бүләкләү тантанасында әйткән сүзләре кабат-кабат искә төшә: “Чит елләр белү – байлык, ә үз туган телеңне белү – бәхет”. Барыбыз да бәхетле булыйк. Амин, шулай булсын!



К списку новостей