Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старочурилинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422014, РТ, Арский район, д. Старое Чурилино, ул. Школьная, д. 49 |
Телефон: | +7(843)-665-73-09 |
E-Mail: | Ssc.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочурилинская СОШ" |
Руководитель: | Габдрахманов Ильнур Наилевич |
Год основания учреждения: | 1895 |
У нас учатся: | 232 |
У нас учат: | 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старочурилинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Инсаф - молодец! 11.03.2015
Казан дәүләт университеты уздырган олимпиадаларда мәктәбебез укучылары актив катнашты. Тагын бер сөенечле хәбәр - 9 нчы сыйныф укучысы Гарифуллин Инсаф татар теленнән уздырылган олимпиадада катнашып, 2 нче урынга лаек булды. Сүз уңаеннан, әлеге олимпиадада 88 укучы катнашты. Инсафның бу икенче җиңүе, чөнки ул тарих буенча шундый ук олимпиадада катнашып, 3 нче урынга лаек булган иде. Инсафны зур җиңүләре белән котлыйбыз. Укуыжда тагын да зур уңышлар сиңа, Инсаф! Молодец!
-
"Гаиләм язмышы - ил язмышы" иҗади эшләр бәйгесе җиңүчеләрен котлыйбыз!
11.03.2015
Туган телем – гаиләм теле” республикакүләм конкурсы кысаларында “Гаиләм язмышы – ил язмышы” иҗади эшләр бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бу бәйгедә мәктәбебез укучылары да актив катнашты һәм җиңүгә иреште. Минем шәҗәрәм” номинациясендә (4-5 сыйныфлар)1 нче урынны Ишморатова Илүзә (укытучысы Мингалимова Р.Ш.), “Безнең нәселдә олы шәхесләр” номинациясендә (4-5 сыйныфлар) 2 нче урынны Галиәхмәтов Ислам (укытучысы Гибаева Х.Ф.), “Туган телем – гаиләм теле”, “Гаиләм язмышы – ил язмышы” номинациясендә 2 нче урынны Васильев Кирилл (укытучысы Хөсәенова Р.), Һидиятуллина Азалия (укытучысы Һидиятуллина З.М.), “Безнең нәселдә олы шәхесләр”номинациясендә (9,10,11 сыйныфлар)1 нче урынны Һидиятуллина Зөлфия (укытучысы Хидиятуллина Г.И.) яулады. Җиңүче укучыларыбызга һәм аларны әзерләгән укытучыларга бик зур рәхмәт. Аларга яңадан-яңа җиңүләр теләп калабыз.
-
Тыл ветераннарына медаль тапшыру тантанасы 10.03.2015
Иске Чүриле авыл җирлегендә мәктәп укучылары белән бергәлектә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау уңаеннан тыл ветераннарына медаль тапшыру тантанасы узды. Тантаналы кичәдә авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Заһидуллина ветераннарга тылдагы батырлыклары, куйган хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде, сәламәтлек, бәхетле, тыныч картлык теләде. Очрашу мәктәп укучылары башкаруындагы концерт чыгышлары белән аралашып барды. Ветераннарыбыз үзләренең сугыш елларында күргән авырлыклар турында сөйләделәр, хәзерге буын яшьләренә үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Чыннан да, күңелләргә үтеп керерлек, дулкынландыргыч очрашу булды бу. Балаларның чыгышлары гына түгел, аларның самими күңелле булуы, ихластан тыңлаулары, сораулар бирүләре өлкәннәрне яшүсмер елларына алып кайткан кебек булды. Без әби–бабайларыбызның безнең бүгенге бәхетле яшәвебез өчен куйган хезмәтләрен аңлап, үткәннәрдән гыйбрәт алып, тормышның кадерен белеп яшәргә тиеш!
-
"Салават күпере" җиңүчеләре 10.03.2015
Быел март аенда “Салават күпере” нә 25 яшь тула! Юбилей уңаеннан, Салават күпере" журналы «25 туган көн!» дигән бәйге игълан иткән иде. Бәйгедә мәктәбебез укучылары да актив катнашты һәм җиңүгә иреште. Менә алар - җиңүчеләребез: 1 нче сыйныфтан Һидиятуллин Әлфис (укытучысы Һидиятуллина А.М.), 4 нче сыйныфтан Хәйруллина Алинә (укытучысы Гибаева Х.Ф.) һәм Һидиятуллина Азалия (укытучысы Һидиятуллина З.М.). Әлеге укучыларның туган көннәрендә "Салават күпере" журналы хезмәткәрләре аларның өенә кунакка киләчәк һәм бүләкләрне тапшырачак. Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз.
-
Поздравляем с 8 марта! 08.03.2015
Дорогие коллеги! Милые женщины!В Международный женский день сердечно вас поздравляем. Желаем вам сиять от счастья, наслаждаться каждой минутой этого дня, ведь это ваш день! Пусть самые роскошные цветы будут окружать вас, пусть самые желанные слова будут произнесены, пусть сбудутся самые заветные мечты. Оставайтесь всегда такими же красивыми, такими же яркими и эффектными и пусть на вашем лице никогда не будет слез, печали и грусти. Будьте всегда любимыми и желанными и чтобы ваши чувства всегда были взаимными. Здоровья вам, успеха, процветания, понимания в семье и уважения среди коллег.Вы – Женщины, а значит, достойны самого лучшего. Вы – хранительницы домашнего очага, пример для подражания, эталон красоты и жизненной мудрости.
-
Эх сез, гүзәл кызлар! 07.03.2015
7 нче март көнендә мәктәптә иртәдән бирле бәйрәм рухы тантана итте. Мәктәбебезнең ир-егетләре гүзәл хатын-кызларыбызга онытылмаслык бәйрәм кичәсе бүләк иттеләр. Кичә кызыклы уеннар, җыр-бию, егетләребезнең котлау сүзләре белән үрелеп барды. Концерт барыбызга да бик ошады, күңелләргә дәрт, йөрәкләргә дәрман өстәде. Рәхмәт сезгә, кадерле ир-егетләр!
-
Знатоки английского языка 06.03.2015
В рамках недели английского языка был проведен конкурс знатоков английского языка среди учащихся 5 класса. Команда "Оптимуст" занял 2 место. Победителем стали учащиеся команды "Эрудит".
-
КВН "А, ну-ка, девочки!" 06.03.2015
6 марта среди начальных классов прошел праздник, посвященный Международному женскому дню. Девочки перебирали крупы, чистили картошку, пришивали пуговицу. Мальчики делали прическу девочкам, рассказали стихи, спели песни. Мальчики 4 класса станцевали танец "Бурановские бабушки".
-
Безнекеләр! 06.03.2015
Бүген Арча сәнгать мәктәбендә районыбызның гүзәл затларын котлап,бәйрәм кичәсе булды. Кичәдә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәлиева Ләйсән Фоат кызы да катнашты һәм "Арча хәбәрләре" газетасы редакторы Исрафил әфәнде кулынннын бүләк алды.
-
Эшлекле сөйләшү 05.03.2015
5 нче мартта мәктәбебезнең чыгарылыш сыйныфы укучылары Арчада район башкарма комитеты җитәкчесе И.Г.Нуриев, авыл хуҗалыгы министрлыгы, югары уку йортлары вәкилләре белән очраштылар. Алар киләчәктә тормышларын авыл белән бәйләүнең файдалы яклары, кызыксындыру чаралары, авылның киләчәге яшьләр кулында булулары турында сөйләштеләр.