Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старочурилинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422014, РТ, Арский район, д. Старое Чурилино, ул. Школьная, д. 49 |
Телефон: | +7(843)-665-73-09 |
E-Mail: | Ssc.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Старочурилинская СОШ" |
Руководитель: | Габдрахманов Ильнур Наилевич |
Год основания учреждения: | 1895 |
У нас учатся: | 226 |
У нас учат: | 27 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старочурилинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Научная конференция, посвященная Году водоохранных зон. 30.04.2016
28 апреля ученики нашей школы Хуснутдинов Ильнур и Далалеева Зиля приняли участие в конференции, которая состоялась в Лесхозской школе. Экологическая конференция была организована Управлением образования совместно с Северным территориальным управлением Министерства экологии и природных ресурсов РТ, КНИТУ-КХТИ, Арским лесничеством. Научная работа Далалеевой Зили заняла 3 место и была отмечена Дипломом.
-
“Туган тел”-2016 бәйгесе җиңүчесе - бездә! 29.04.2016
2016 нчы елның 29 апрелендә Арча балалар сәнгате йортында ана теле һәм әдәбияты укытучыларының “Туган тел”-2016 бәйгесе уздырылды. Бу бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы”н гамәлгә ашыру максатында үткәрелә. Ул иҗади эшләүче укытучыларны барлау, аларның хезмәтен бәяләү, ана теле һәм әдәбияты укытучысының педагогик эшчәнлеген активлаштыру, укытуның нәтиҗәлелеген тәэмин итәрдәй заманча технологияләрне куллану осталыгын үстерү максатыннан оештырыла. Әлеге бәйгедә мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Фоат кызы катнашты һәм 1 нче урынга лаек булды. Ләйсән Фоатовнаны һәм мәктәбебез коллективын зур җиңүебез белән котлыйбыз. Бердәм һәм дус булганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була шул.
-
Европейская неделя иммунизации. 29.04.2016
В рамках Европейской недели иммунизации фельдшер ФАП Хасанова Л.Г. на классных часах провела беседы с обучающимися, на которых были подняты вопросы профилактики инфекционных заболеваний, значения прививок для здоровья человека.
-
“Шигырь яздым утырып ” 28.04.2016
Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы төрле кичәләр белән үрелеп бара. Бүген “Шигырь яздым утырып ” дигән әдәби кичә узды. Кичәдә 5-8 сыйныф укучылары катнашты. Яшь каләмчеләр үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Шигырь язу үзенчәлекләре белән таныштылар. Кичә барышында беренче тапкыр татар мөселман яшьләре оештырган “Шәрык” клубы турында да мәгълүмат алдылар. Мавыгып китеп, укучылар үзләре дә каләм тибрәтеп карадылар. Уңышлар сезгә, яшь иҗатчылар!
-
Тынмый сазың, моңлы сазың... 27.04.2016
Мәктәбебездә Тукай атналыгы дәвам итә. Бүген сөекле шагыйребез әсәрләрен төрле телләрдә сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесе узды. Кичә Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган районара, республикакүләм бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннарга ия булган укучыларыбыз билгеләп үтелде. Халыкара олимпиада катнашып, уңышлы чыгыш ясаучы егетләребез чыгыш алкышларга күмелде. Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп укучыларга сокланып та, сөенеп тә карап утырдык, чөнки телебез сагында торучы шундый егет-кызлар булганда, телебез, милләтебез яшәячәк!
-
Тукай яши, җыры - күңелләрдә. 26.04.2016
26 апрель - бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көнендә Иске Чүриле урта мәктәбе укучылары "Исемдә калганнар" әсәре буенча шагыйрьнең тормыш юлын сәхнәләштерделәр. Кечкенә "артистлар" үз рольләрен гаять оста башкардылар. Рус милләтеннән булган укучыларның да чиста итеп татарча сөйләшүе соклану уятты. Укучылар чыгышы Тукай сүзләренә язылган җырлар белән үрелеп барды.
Кушлавыч, Өчиле, Кырлай, Җаек, Казан... Г.Тукай биографиясе белән бәйле һәр урын күңелләрдә кабат яңарды.
Бәйрәмнең ахырында барыбыз бергә татар халкының гимнына әверелгән "Туган тел" җырын башкардык. -
30 лет со дня чернобыльской катастрофы. 26.04.2016
26 апреля 1986 года, ровно 30 лет назад, на Чернобыльской атомной электростанции прогремели взрывы, уничтожившие четвертый энергоблок станции. Пожарные боролись с огнем несколько часов, получая огромные — порой смертельные — дозы облучения. Власти не сообщали людям о произошедшем в течение достаточно долгого времени: даже 27 апреля, когда началась эвакуация жителей Припяти, население не знало всей правды о пожаре на АЭС и ее последствиях. Об этом сегодня рассказывали учащимся на едином классном часе.
-
"Моё Я в Большой Науке" 25.04.2016
Ученики 8 класса Хусаенов Амир и Ишмуратова Фирюза успешно выступили на республиканской конференции "Моё Я в Большой Науке" им. Р.И.Утямышева 25 апреля в Кукморе. Хусаенов Амир стал победителем в номинации "За актуальность и практическую значимость исследовательской работы".
-
Акция "Георгиевская ленточка" 23.04.2016
В России, в канун Великого праздника Победы, ежегодно, с 24 апреля по 12 мая, начиная с 2005 года, проводится масштабная акция под названием «Георгиевская ленточка». Целью данного мероприятия является «создание символа праздника», «выражение нашего уважения к ветеранам, дань памяти павшим на поле боя, благодарность людям, отдавшим все для фронта».
Главной целью акции стало стремление во что бы то ни стало не дать забыть новым поколениям, кто и какой ценой выиграл самую страшную войну прошлого века.
Учащиеся нашей школы традиционно принимают участие в акции «Георгиевская ленточка».
-
Иске Чүриле урта мәктәбенең асыл егетләре – Халыкара олимпиада җиңүчеләре 22.04.2016
19-22 апрельдә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиадасы узды. Анда Россиянең 24 төбәгеннән, шулай ук Япония, Төркия, Бельгия, Финляндия, Франция, Беларусь, Казакъстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төркмәнстан, Кыргызстаннан һәм Австралиядән 14 яшьтән 25 яшькәчә 500 укучы һәм студент катнашты. Бәйгенең төп максаты – татар телен саклау һәм үстерү, аны дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү, туган телгә, әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү. Быел олимпиада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланды.
Шушы мәртәбәле чарада Иске Чүриле урта мәктәбе укучыларының катнашуы һәм җиңүгә ирешүе – мәктәбебез өчен генә түгел, районыбыз өчен дә зур куаныч. Инде үзләре белән танышыйк: 10 нчы сыйныф укучылары Гарифуллин Инсаф һәм Хәмидуллин Рәзил. Инсаф үзенең тәэсирле чыгышы белән жюри әгъзаларын шаккаттырса, Рәзил үзенең моңлы тавышы белән Тукай җырларын башкарып, күңелләргә дәрт өстәде. Ә 11 нче сыйныф укучысы Җәләев Динарның әлеге мәртәбәле бәйгедә 2 урын алуы – мәктәбебез, укытучылар коллективы өчен, бигрәк тә аларны әзерләгән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Фоат кызы өчен, зур шатлык, дәрәҗә. Бу егетләр – мәктәбебезнең горурлыгы, һәр чараның башлап йөрүчеләре, төрле бәйгеләрнең даими җиңүчеләре, алар – туган телебезне саклаучылар, үстерүчеләр,
Катнашучылар өчен бай һәм кызыклы мәдәни программа да әзерләнгән иде. Казан буенча экскурсия, Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрларында спектакльләр карау, “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә, Тукайга багышланган Туган тел форумында, күренекле әдәбият әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре белән түгәрәк өстәлләрдә катнаштылар. Ә иң мөһиме- туган телдә аралашып, фикерләшеп, яңа дуслар табып, үзләрен рухи яктан баеттылар. Рәзил абый Вәлиевның бүләкләү тантанасында әйткән сүзләре кабат-кабат искә төшә: “Чит елләр белү – байлык, ә үз туган телеңне белү – бәхет”. Барыбыз да бәхетле булыйк. Амин, шулай булсын!