МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2024

Кадерле хатын-кызлар, Халыкара хатын-кызлар көне белән! Яз урамда гына түгел, күңелләрегездә дә чәчәк атсын, ә матурлыгыгыз тирә-юньдәгеләрне сөендерсен. Сезгә бәхет, иминлек һәм уңышлар юлдаш булсын. Сезнең барлык көннәрегез дә кояшлы, якты һәм истә калырлык булсын, гаиләләрдә татулык хөкем сөрсен, тормышларыгыз матур булсын. 8 Март белән тәбрик итәбез!
-
“Әниемә - чәчәк бәйләме” 06.03.2024

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае - март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Мәктәбебез укучылары әниләренә бүләккә бик матур чәчәк букетлары ясадылар.
-
Котлыйбыз! 04.03.2024

Арча мәдәният йортында "Арча йолдызлары" конкурс-фестиваленең йомгаклау тантанасы узды. Талантлы укучыбыз Вәлиев Гаяз l дәрәжә лауреат исеменә лаек булды. Җитәкчеләре Шәңгәрәева Л. Р. Чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә ижади уңышлар телибез.
-
Чаңгы ярышлары 01.03.2024

2024 нче елның 1 нче мартында Арча шәһәре стадионында Ф.К.Гарафиев истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары булып узды.
-
«Алдынгылар хәрәкәте» җыены 01.03.2024

Арчада «Алдынгылар хәрәкәте»нең беренче районкүләм җыены узды.
-
Экологлар белэн очрашу. 27.02.2024

Буген мэктэбебездэ Арча муниципаль районы экология хезмэткэрлэре белэн очрашу булды. Алар " Ашыт" тыюлыгы, хэзерге кондэ актуаль экологик проблемалар, "Кызыл китап" ка кертелгэн безнен территория кошлары, усемлеклэре турында сойлэделэр. Соныннан укучылар бик мавыктыргыч викторина сорауларына жавап бирделэр.
-
Разговоры о важном. Всемирный фестиваль молодёжи 26.02.2024

Неделя в школе традиционно началась с поднятия флага и исполнения гимна Российской Федерации и Республики Татарстан. На этой неделе на разговоре о важном поговорили о Всемирном фестивале молодежи. В целях развития международного молодёжного сотрудничества на территории федерального образовательного центра «Сириус» в марте 2024 г. состоится масштабное событие – Всемирный фестиваль молодёжи. Всемирный фестиваль молодёжи – это не только возможность показать всему миру успехи и достижения России, уникальность и многообразие нашей страны, но и открытая площадка для обмена мнениями, установления контактов и объединения усилий для построения справедливого многополярного мира.
-
Ватанны саклаучылар көне белән!!! 23.02.2024

4 нче сыйныф укучылары ир - егетләребезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйлар!!!
-
Хәрби-патриотик айлык 22.02.2024

Мәктәптә хәрби-патриотик айлык кысаларында күп төрле чаралар уздырыла. Егетләребез әтиләре белән берлектә волейбол ярышында көч сынашты.
-
Шигырь укучылар бәйгесе 22.02.2024

21 февраль–Халыкара туган тел көне уңаеннан, Арча муниципаль районы, муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе Арча 6 нчы урта гомуми белем мәктәбе» базасында "Туган тел” темасы астында шигырь укучылар бәйгесе узды. Мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучысы Хәсәнова Ильзирә 3 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз!










