МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422030, РТ, Арский район, c. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7\ |
| Телефон: | +7(843)-669-24-24 |
| E-Mail: | Ssa.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Староашитская ООШ" |
| Руководитель: | Мустафина Альбина Виниаминовна |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 34\Бездә укыйлар |
| У нас учат: | 13\Бездә укыталар |
МБОУ «Староашитская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Иске Ашыт төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Якташ язучыларыбыз белән очрашу 26.02.2025

Арча ягы - талантларга бай як. Буген Арча үзенең язучыларың туган якларында зурлады: язучылар, шагыйрьләр һәм журналистлар укучылар белән очрашуга мәктәпләргә кайттылар. Менә алар, Рифат Җамал, Риман Гыйлемханов, Гүзәл Әдхәм, Вакыйф Нуриев, Наилә Ахунова ,Гәүхәр Хәсәнова, Гөлчирә Нәҗметдинова, Зиннур Тимергалиев.Очрашу укучылар күңелендә сакланып калыр. Әлеге очрашуда мәктәбебез директоры Мустафина А.В. һәм туган тел укытучысы Галиева Г.Р. катнашты
-
Каен бөресе җыяр чак җитә 25.02.2025

Каен бөресе. Аның күп авырулардан файдалы булуы электән үк билгеле.
Дәвалану максатларында каенның бөреләрен, яфракларын, каен суын, агачыннан алына торган дегет һәм күмерен файдаланалар. Бөреләрендә алты процентка якын эфир мае бар, аның составына бетулен һәм бетуленол, сесквитерпеннар керә. Яфракларында бетулоретин һәм аскорбин кислоталары, сапониннар, эфир мае, гиперозид һәм дуплау матдәләре булуы ачыкланган. Каен бөреләрен (төнәтмә һәм кайнатмаларын) бронхит һәм трахеитлар вакытында - дезинфекцияләү һәм какырык чыгару чарасы буларак, йөрәк авыруларыннан килеп чыккан шешенүләрне дәвалау өчен - бәвел кудыргыч буларак (бөерләр начар эшләгәндә аларны файдаланырга ярамый), бавыр һәм үт юллары авыруларыннан кулланалар. Бөреләр вак яраларны, пешкән, чиләнгән урыннарны тизрәк төзәтү өчен гигиена ванналары ясаганда да кулланыла. Аларны зәңгелә һәм гиповитаминозларга каршы да файдаланалар.
-
Разговоры о важном. Моя малая Родина. 24.02.2025

24 февраля 2025 года в школе прошла еженедельная линейка, которая началась с исполнения гимна РФ и РТ.
Занятия «Разговоры о важном» прошли на тему «Моя малая родина». Особенностью этого урока стало включение в него регионального компонента из цикла занятий «Разговоры о важном».
Ре бята познакомились с историей и современностью нашего региона,обсудили его роль в развитии всей страны, а также поговорили о выдающихся земляках, природных богатствах и уникальных традициях малой Родины.Любовь к Родине начинается с любви к своему дому, своей семье и своим друзьям. Именно из таких малых, но значимых элементов и складывается общее чувство патриотизма, необходимое для сильной и процветающей России.
Всем удачной и плодотворной учебной недели! -
Рәхмәт сиңа, туган телем! 22.02.2025

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,
Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен
Син аңлаттың миңа, туган телем,
Син өйрәттең миңа һәммәсен.Иртәнге дәресләребез "Туган тел көне" нә багышланды.
-
Китапханәдә күргәзмә 22.02.2025

Китапханәбездә "Туган телем - татар теле" исемендәге күргәзмә оештырылды.
-
"А ну-ка, парни!" 22.02.2025

Патриотическое воспитание подрастающего поколения всегда являлось одной из важнейших задач современной школы, ведь детство и юность – самая благодатная пора для привития священного чувства любви к Родине. В нашей школе прошел военно-спортивный праздник "А ну-ка, парни!" среди 1- 9 классов. Юноши состязались по разным видам спорта. Поздравляем всех участников соревновании с наступающим "Днем защитника Отечества" и желаем крепкого здоровья и успехов в учебе!!!
-
Туган тел көне 21.02.2025

21 февраль- Халыкара Туган тел көне. Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә сакланып калган. Бары тик туган телдә генә алар күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтә алалар. Шуңа күрә дә галимнәр, язучылар һәм шагыйрьләр туган телгә зур игьтибар бирәләр. Галимнәр фикеренчә, үз туган телендә беләм алу балага җиңелрәк бирелә һәм үзләштерү, аңлау дәрәҗәсен арттыра икән. Туган тел көне уңаеннан, 5 нче сыйныфта тәрбия сәгате үтте. Класс җитәкчесе Гарипова Ф.Ф.
-
"Тел-күңел көзгесе" шигырь конкурсы 21.02.2025

Бүген 21 нче февраль Халыкара туган тел көне уңаеннан "Тел-күңел көзгесе" шигырь конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурста безнең 4 нче сыйныф укучысы Вәлиев Гаяз 1 нче урын, Хәсәнова Ильзирә 2 нче урынга лаек булдылар.Укучыларны чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз. Афәрин!!!
-
Cпартакиада 20.02.2025

20 нче февраль көнне профсоюз оешмалары арасында чаңгы ярышы буенча спартакиада булып узды. Бу чарада безнең коллектив та актив катнашты.
-
«Якташ язучыларыбыз» 19.02.2025

Туган тел айлыгы кысаларында 7 класста «Якташ яучыларыбыз» дигән темага класс сәгате үтте.Арча төбәгеннән чыккан мәгърифәтче һәм язучылар бик күп. Татар халкының йөзек кашлары булган язучыларыбыз Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, мәгърифәтчеләребез Габделнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани һәм башкалар Арча ягы данын еракларга тараттылар. Укучыларыбыз алар турында бик кызыксынып тыңладылар, булган белемнәрен тагын да баеттылар.










