Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422030, Республика Татарстан, Арский район, дер. Старый Ашит, ул. Школьная, д. 7 |
Телефон: | 8(937)5213428 |
E-Mail: | dssashit.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» |
Руководитель: | Нигаматзянова Айгуль Хайдаровна |
Год основания учреждения: | 1978 |
У нас учатся: | 16 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Староашитский детский сад Арского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
ЮХИДИ бүләге!!! 11.12.2017
Кыш бабабыз безне яңа ел алдыннан ук котлый башлады.Беренче кар яуган көннәрдә бакчабызга автошәһәрчек бүләк ителде.Әлбәттә инде без чын күңелдән шат һәм ЮХИДИның Арча район бүлекчәсенә олы рәхмәтле.
-
Аппликация эшчәнлегендә!!! 08.12.2017
Уртанчылар группасы:
Максат: квадраттан диоганаль буенча бөкләп өчпочмаклар кисәргө,зур квадратны өчпочмакларны төсләре буенча чиратлаштырып бизәргә өйрәтү.
Зур һәм мәктәпкә әзерлек группасы.
Максат: квадратны берничә өлешкә бөкләп кар бөртеге кисәргә өйрәтү.
-
Эшчәнлектән тыш вакытларда!!! 06.12.2017
Сюжетлы -рольле уеннар бала тормышында аерым урын алып тора.Чөнки бала реаль тормышта алган мәгълүматны сюжетлы рольле уенда уйнап күрсәтә.Шуның белән ул акрынлап зурларга ашарга, алар эшләгәнне кабатларга ашарга тырыша
-
Беренче кардан шарлар!!! 05.12.2017
Ниһаять күптән көткән беренче кар яуды.Әлбәттә инде без шөгельләрдән соң саф һавага беренче карны күзәтергә ашыктык.Кар мамык кебек йомшак,ап-ак ,чиста,җитмәсә епшек тә икән,Без епшек кардан күп итеп кар йомарлары әвәләп куйдык.
-
Юл билгеләрен өйрәнәбез!!! 01.12.2017
Шөгыльләрдән ял иткәндә өстәл уеннары уйнарга яратабыз.Юл билгеләрен белү,кагыйдәләрне төгәл үтәү - көн дә кирәк.Шуңа күрә "Юл билгеләре"өстәл уенын без еш уйныйбыз.
-
Әниләргә бүләккә спектакль!!! 29.11.2017
Бәйрәм бүләксез булмый.Әниләр көненә без үзенчәлекле бүләк әзерләдек.Безнең җырлаганны,биегәнне,шигырьләр сөйләгәнне әниләребезнең күргәне бар инде.Уйладык,уйладык та А.Алишның "Сертотмас үрдәк"әкиятен сәхнәләштердек.Ә спектакелебез искиткеч булды-әниләр дә үзебез дә кәнәгать калдык.
-
Тиздән әниләр көне!!! 24.11.2017
Шул уңайдан без әниләребезгә бүләкләр ясарга булдык.Без куйган спектакльне карап,без ясаган бүләкләрне дэ алгач,әй күңелле булыр инде әниләребезгә!!!
-
Бездә кунак бар!!! 22.11.2017
Даими кунагыбыз Гөлнара апа безгә тагын кунакка килде.Бу юлы ул безне Кыш бабайның Туган көне белән таныштырды.Безгә Кыш бабайга бүләк ясарга өйрәтте һәм инде әлбәттә күчтәнәчкә "Дед Мороз и Лето "мультфильмын да күрсәтте.
-
Бүген бездә туган көн!!! 20.11.2017
Ноябрь ае безнең бакчабызда туган көннәргә бай булуы белән дә истәлекле.Бүген бакчабызга икенче елын йөрүче Риязга 3 яшь тулды.Без аны чын күңелдән котлыйбыз
-
Рәсем эшчәнлегендә!!! 17.11.2017
Рәсем эшчәнлекләрен без көтеп алабыз.Төрле матур рәсемнәр ясыйбыз,әти-әниләребезне сөендерәбез.