Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422002, Республика Татарстан, Арский район, п. ж/д разъезд Корса, ул. Школьная, д. 48 |
| Телефон: | +7(843)-665-32-21 |
| E-Mail: | rk.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Разъезд-Корсинская ООШ" |
| Руководитель: | Бурханова Лилия Миннехатиповна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 42 / Бездә укыйлар 42 укучы |
| У нас учат: | 11 / Бездә укыталар 11 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
02.04.2017 Бүген мәктәбебез укучылары һәм әти-әниләр комитеты “Дус сыйныф серләре” конурсының район этабында катнаштылар. Алар визит карточкасы белән таныштырып, хезмәт тәрбиясе бирүгә багышланган проект эшен яклап, уңышлы чыгыш ясадылар. Шулай ук укучыларның һәм әти-әниләрнең бергәләп эшләнгән кул эшләреннән, сыйныфның эшчәнлеген күрсәткән фотоальбомнан, портфолиодан, стенгазеталардан торган күргәзмә дә тәкъдим ителде. Әлеге конкурста актив катнашкан әниләребезгә - Сабирова Алинәгә, Вафина Әлфия апайга, Шәяхмәтова Гөлүсә апайга, алар белән тыгыз элемтәдә эшләгән укытучыбыз Тимергалиева Алсу Васыйл кызына, укучыларыбызга һәм аларның әти-әниләренә, сыйныф җитәкчеләренә олы рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә дә уңышлар телибез.

-
30.03.2017 Бүген мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучылары Курса урманчылыгының такта яру цехында һәм кошчылык фермасында экскурсиядә булдылар. Алар төрле һөнәр ияләренең эшчәнлеге белән якыннан таныштылар. Экскурсия балаларга хезмәт тәрбиясе бирү максатыннан әти-әниләр комитеты тарафыннан оештырылды.

-
29.03.2017 7 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре “Дус сыйныф серләре” конкурсының район этабында катнашырга әзерләнә.

-
21.03.2017 Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучылары язучы Әхәт Гаффар, галимә Рәдинә Җәгъфарова, ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЕнең проектларҗитәкчесе Айсылу Галиева белэн очрашуда катнаштылар.

-
18.03.2017 Бу атнада мәктәптә 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча әти-әниләр җыелышы булып узды. Җыелышта шулай ук язгы каникулда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге, имтиханнарга әзерлек турында да сүз булды.

-
17.03.2017 1 нче март - Бөтендөнья гражданлык оборонасы көне. Шул уңайдан бүген мәктәбебездә Сеҗе янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре әлеге темага багышланган дәрес үткәрделәр. Алар төрле һәлакәтләрне кисәтүдә, аларның нәтиҗәләрен бетерүдә әлеге оешманың әһәмиятен аңлаттылар. 1972 елның 1 мартында Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы төзелә. 1994 елдан безнең илдә дә Бөтендөнья граҗданнар оборонасы көне билгеләп үтелә башлый.

-
15.03.2017 Тиздән иң озын уку чиреге тәмамлана!.. Алдагы көннәрдә язгы каникул. Шул уңайдан бу атнада мәктәбебездә “Язгы каникулда куркынычсызлык кагыйдәләре” темасына сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Бәлагә юлыкмас өчен, юлда йөрү, янгын куркынычсызлыгы, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту һәм башка кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк.

-
11.03.2017 Мәктәбебезгә Сеҗе янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре килде. Алар балаларга утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта янгынга, күп бәла-казаларга сәбәпче булуын, ут һәм көнкүреш электр приборлары белән сак эш итәргә кирәклеген аңлаттылар. Янгын сүндерүчеләр хезмәте белән таныштырдылар. Янгын вакытында югалып калмау, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаттылар, өйрәнү тревогасы үткәрделәр. “Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында мәктәптә дә, өйдә дә онытырга ярамый", –диделәр алар, һәммәбезне сак һәм уяу булырга чакырдылар.

-
08.03.2017 Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезнең барыгызны да язның иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе — 8 Март белән тәбрик итәбез. Сезгә озын гомер, тән сихәте, саулык телибез, күңелегездәге җан җылысының нуры беркайчан да сүнмәсен, йөзегездә елмаю сүрелмәсен иде!

-
07.03.2017 Яңа Чүриле башлангыч мәктәбе укытучысы Хөрмиева Г.Ш. һәрвакыт балаларның әти-әниләре белән тыгыз элемтәдә эшли. Бүген мәктәптә әниләр бәйрәме булды. Укучылар җырлап, биеп, шигырьләр сөйләп, үзләренең иң кадерле кешеләрен-әниләрен котладылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Чыннан да, көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә! Бәйрәм белән Сезне, кадерле әниләр!













