Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422002, Республика Татарстан, Арский район, п. ж/д разъезд Корса, ул. Школьная, д. 48 |
| Телефон: | +7(843)-665-32-21 |
| E-Mail: | rk.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Разъезд-Корсинская ООШ" |
| Руководитель: | Бурханова Лилия Миннехатиповна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 42 / Бездә укыйлар 42 укучы |
| У нас учат: | 11 / Бездә укыталар 11 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Разъезд-Корсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/МБГБУ "Курса разъезды төп мәктәбе" - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Мәктәп яңа уку елына әзер 14.08.2019 Кайчан гына соңгы кыңгырау яңгыраган, укучылар җәйге озын каникулларга таралган кебек иде. Санаулы вакыт тиз узып бара. Балалар да, әти-әниләр дә мәктәп тә яңа уку елына әзерләнә. Безнең мәктәпнең дә уку елына әзерлеге тикшерелде. Төп игътибар янгын куркынычсызлыгы, санитария таләпләренә, терроризм һәм экстремизмга каршы таләпләрне үтәүгә, территориядәге тәртипкә һ.б. юнәлдерелде.

-
Приемка школы! 08.08.2019

8 августа у нас прошла приемка образовательного учреждения по подготовке к новому учебному году.
-
19.07.2019 Июль ае дару үләннәре җыю өчен иң яхшы вакыт. Дару үләннәрен җыйганда белергә тиешле кайбер кагыйдәләр: дару үләннәрен коры һәм кояшлы көндә җыю яхшы; дару үләннәренең сабакларын һәм яфракларын, чәчәкләрен үсемлек чәчәк аткан чорда, ә орлык һәм җимешләрен алар өлгереп җиткәч, иртән яисә кичке якта җыю файдалы. Өлгермәгән җимеш һәм орлыкның сыйфаты начар була, дару ясарга ярамый. Җыелган дару үләннәрен сортларга аералар һәм яңгыр үтми торган җиләс күләгә урынга куеп киптерәләр. Киптерү өчен үләннәр чиста җәймәгә юка катлау итеп җәелсә яисә көлтәчекләр рәвешендә бәйләнеп куелса, киптергәндә берничә тапкыр әйләндерелсә, алар тиз кибә. Тамырларын киптерү алдыннан чиста суда юалар, эрерәкләрен, тиз кипсен өчен буйга яралар, берничә өлешкә аркылыга кисәләр. Ләкин дару үләнен дә врач кушуы буенча гына файдаланырга икәнлеген онытмаска кирәк. Алтын бөртекләре – дару үләннәре үзебезнең аяк астында гына. Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне җыярга ярамый. Яшел докторларның дәвалау роле бик зур. Аларны сакларга, яратырга кирәк!

-
04.07.2019 «Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне», дип әйтәләр. Укучылар, җәйге каникулда ял итеп кенә тормыйлар, аны файдалы итеп үткәрергә тырышалар. Мәктәп бакчасында суган, кишер, чөгендер, кәбестә, помидор, кыяр, татлы борыч үсә. Әлбәттә, алардан уңыш алу өчен эшләргә кирәк. Укучылар чүп утый, су сибә, туфракны йомшарта.

-
Котлыйбыз!!! 26.06.2019 Бүген мәктәбебездә зур бәйрәм булды: 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 5 укучыбызга аттестат тапшырдык. Бик куанычлы бәйрәм бу безнең өчен: укучыларыбызның барысы да имтиханнарын бик әйбәт тапшырдылар. Кадерле укучыларыбыз, хыялларыгыз тормышка ашсын, сәламәт булыгыз, хәерле юл сезгә!

-
Җәйге эшләр 21.06.2019 Мәктәп бакчасында җәйге эшләр гөрли: укучылар яздан чәчелгән яшелчәләрнең чүбен утыйлар, кәбестә, кишер, помидорларга су сибәләр. Яхшы уңыш алу өчен эшләргә кирәк. "Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне", дип әйткәннәр борынгылар.

-
10.06.2019 Сегодня состоялось обучение пожарно техническому минимуму (ПТМ) для руководителей, специалистов и работников организаций. Это знания в вопросах пожарной безопасности, предотвращении возникновения пожара и возгорании, изучение актов и нормативов. Знания, полученные при прохождении курсов, помогут обезопасить работников, свести к минимуму вероятность пожаров.

-
01.06.2019 В рамках Международного Дня защиты детей в нашей школе было проведено мероприятие «Спортивный праздник». Цель: создать радостную, доброжелательную атмосферу. Вызвать желание принимать активное участие в празднике. Задачи: развивать доброжелательные отношения между детьми, подвижность в играх. Мероприятие проводил учитель физической культуры Бурханов Р.Р. Дети играли в различные игры, эстафеты. Очень эмоционально прошли эстафеты с элементами национального праздника «Сабантуй». Праздник для детей получился ярким, радостным и весёлым.

-
Беренче имтихан 28.05.2019 Бүген 9 нчы сыйныф укучылары рус теленнән төп дәүләт имтиханы тапшырды. Аларга киләсе имтиханнарында уңышлар телибез.

-
Соңгы кыңгырау... 25.05.2019 Соңгы кыңгырау бәйрәме шатлыклы да, сагышлы да. Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк төпкелендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән?! Кадерле чыгарылыш укучылары! Туган мәктәбегезне, укытучыларыгызны, әти-әниләрегезне исегездән чыгармагыз. Сез яңа тормышка аяк басасыз. Бу җиңел булмаган юлда сезгә уңышлар телибез!













