Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
1нче сентябрь - Белем бәйрәме!
"Муса Җәлил-хәтердә һәм йөрәктә"
Опубликовано: 13.02.2026
Советлар Союзы герое, күренекле шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел. Муса Җәлилнең шигъри иҗаты батырлыкның, Ватанга тугры булуның, чыдамлыкның гимны булып яңгырый. Герой шагыйрь Муса Җәлилнең истәлегенә багышлап "Хәтердә һәм йөрәктә" исемле кичә үткәрдек. Бу чараның максаты: Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты, аның сугыштагы батырлыгы, пленга эләгүе, геройларча һәлак булуы, "Моабит дәфтәрләре белән таныштыру, балаларны Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укырга өйрәтү; шагыйрьнең шәхесе, иҗаты белән кызыксыну , аларга хөрмәт хисе тәрбияләү; балаларда туган илгә, Ватанга, үз халкыңа тугры булу, ярату хисләре тәрбияләү. Кичә барышында укучылар Муса Җәлил турында чыгыш тыңладылар, презентация карадылар, аның шигырьләрен укыдылар. Кичәдә шулай ук "Салют сиңа, Муса Җәлил" җыры яңгырады.
К списку новостей









