• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54
Телефон: +7(843)-669-44-35
E-Mail: Spsh.Atn@tatar.ru; ilnaz.m.1985@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад"
Руководитель: Кутдусова Гульназ Муллануровна
Год основания учреждения: 2004
У нас учатся: 20 уч.13 вос.
У нас учат: 6 педагогов

1нче сентябрь - Белем бәйрәме!

Холокост

Опубликовано: 27.01.2024

27 гыйнвар- Холокост корбаннарын искә алу көне. Ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәхшәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне. Бүген Казан җире 1945 елда Освенцим үлем концлагерен азат иткән совет гаскәре командирының каберен саклый. 1945 елның 27 гыйнваренда совет гаскәрләре Освенцим концлагерен( хәзерге Польша территориясендә) азат итә. Бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне итеп, 2005 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы резолюциясе белән билгеләнә. Дөнья тарихында "Холокост" дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында Өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. Холокост - инглизчәдән һәм борынгы грек сүзеннән"ут белән юк итү" дигәнне аңлата. Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр үк Германиядә кешенең милләтенә карап эзәрлекләүләр башланудан бигрәк тә яһүдләр зур зыян күрә. Аерым бер милләтләрне юкка чыгару сугыш барышында яулап алынган территорияләрдә дә дәвам итә. Освенцим концлагере ул чордагы меңләгән" үлем лагерьләре"нең берсе була.



К списку новостей