Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
| Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
| E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
| Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 14 уч.,16 воспит |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Тыл ветераннарын 8 Март бәйрәме белән котладык 07.03.2020

Бүген укучыларыбыз тыл ветераннарында булдылар. Аларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар, үз куллары белән әзерләгән открыткаларны бүләк итттеләр.
-
Әбиләр бездә кунакта 06.03.2020

Бүген балалар бакчасында 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәсе үтте. Нәниләр бәйрәмгә әбиләрен, яраткан дәү әниләрен чакырдылар. Бәйрәмдә әниләр, әбиләр турында шигырьләр, җырлар яңгырады, дәртле биюләр башкарылды.
-
Тыл ветераннарында 05.03.2020

Фронт һәм тыл - бу сүзләр бер-берсеннән аерылгысыз. Тылдан башка фронт була алмас иде. Хатын-кызлар тылда ирләр эшен дә башкарганнар, илебез азат булсын, җиңү көне килсен дип үз-үзләрен аямаганнар...
Мәктәп укучылары "Сугыш балалары" акциясе үткәрә. Укытучылар белән укучылар тыл ветераннары янына баралар, алар турында анкеталар җыялар, сугыш елларының авырлыклары турында язмалар туплыйлар.
-
Әлифба бәйрәме 04.03.2020

1нче сыйныф укучысы Газимов Б. белем дөньясындагы беренче җиңүен бәйрәм итте. “Кемнең миллионер буласы килә?” уенының биш юнәлеше (Әлифба, Азбука, Математика, Музыка, Әйләнә-тирә дөнья) буенча оештырылган биремнәрне башкарды. Бу бәйрәмдә ул үзенең җыр-биюгә осталыгын да күрсәтте. Бәйрәм бик күңелле үтте. Газимов Б.ны “Белем иле”ндәге беренче зур җиңүе белән котлыйбыз.
-
Тыл ветераннарын бүләкләү 03.03.2020

Җиңү җиңел бирелмәде. Аны якынайту, иминлек өчен ир-егетләребез яуда кан койса, тылда аларны хатын-кыз, әби-бабай һәм арык җилкәле яшүсмерләр алыштырды. Без тылда фидакарь хезмәт куйган ветераннарыбызны игътибар үзәгеннән читтә калдырмаска тиеш. Бүген мәктәп-бакча директоры Кутдусов Р.Ф. тыл ветераннарын, Бөек Җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан, медальләр белән бүләкләүдә катнашты.
-
Иртәнге линейка. Юлда йөрү кагыйдәләрен беләбезме? 03.03.2020

Иртәнге линейка вакытында директор Кутдусов Р.Ф. укучылар белән, аларның юлда йөрү кагыйдәләрен, "өй-мәктәп-өй" маршрутында дөрес хәрәкәт итүне ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклап, әңгәмә үткәрде.
-
Бөек Җиңүгә 75 ел 02.03.2020

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган почмак күргәзмәсе яңартыла, тулыландырыла.
-
"Без бергә" - кул эшләре күргәзмәсендә 27.02.2020

Бүген 3 сыйныф укучысы Сәләхетдинова Н. "Без бергә" фестивалендә катнашты. Ул кул эшләре күргәзмәсендә ТАССРның 100-еллыгына багышланган иҗат эшен тәкъдим итте.
-
Читаем о войне 26.02.2020

Каждую среду с учащимися начальных классов организуются чтения и обсуждения книг о Великой Отечественной войне.
Самыми интересными книгами про войну для детей всегда были те, где главные герои — их сверстники. Это истории о жизни ребят, которые становились сиротами, попадали в плен, голодали, выживали, защищали своих матерей и сестёр. Война не оставила им время на детство, они обязаны были взрослеть. А как бы поступил на их месте юный читатель?
-
21 февраль - Халыкара Туган тел көне 21.02.2020

Бүген -21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары якынча 7 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Бу – туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор. Бүген безнең мәктәптә дә, Туган тел көне уңаеннан, чара үткәрелде. Укучылар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләребез татар халыкының милли киемнәрен киделәр. Балаларга Халыкара Туган тел көне турында мәгълүмат бирелде, укытучы Кутдусова Г.М., йөрәкләргә үтеп керерлек итеп, Н.Нәҗминең “Туган тел” шигырен яттан сөйләде, балалар барысы бергә “Туган тел” җырын башкардылар. Халкыбызның җыр-биюле уеннары бәйрәм иртәсен тагын да ямьләндереп, җанландырып җибәрде.









