Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422006, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Пшенгер, ул. Чапаева, д. 54 |
Телефон: | +7(843)-669-44-35 |
E-Mail: | Spsh.Atn@tatar.ru; ilnaz.m.1985@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Пшенгерская НОШ-детский сад" |
Руководитель: | Кутдусова Гульназ Муллануровна |
Год основания учреждения: | 2004 |
У нас учатся: | 20 уч.13 вос. |
У нас учат: | 6 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение для детей дошкольного и младшего школьного возраста «Пшенгерская начальная общеобразовательная школа-детский сад» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Пешәнгер башлангыч гомуми белем мәктәбе-балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Хезмәтенә күрә - хөрмәте
06.10.2019
Кутдусова Г.М. Арча район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
- Единый урок культуры 02.10.2019
-
1 нче октябрь - Өлкәннәр көне
01.10.2019
Бүген укытучылар һәм укучылар коллективы, мәктәп-балалар бакчасында эшлэп, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хөрмәтле өлкәннәребезне бәйрәм белән котладылар, укучылар уз куллары белән әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар. Социалистик Хезмэт Герое Галимова Д.Х. янында да булдылар, аны да әлеге бәйрәм белән котладылар.
-
Өлкәннәр көненә әзерлек
30.09.2019
Бу бәйрәм ничек барлыкка килгәнен барыбыз да беләме? 1990 елның 14 декабрендә 1 октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар.
Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аналарның да, аталарның да әниләре булган, аларга тормыш биргән, кеше иткән кешеләр – әби-бабайларга һәрчак тиешле игътибарны бирмибез.
Әби-бабайлы кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ. Әби-бабаларыбызны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк!
Бүген дәресләрдән соң башлангыч сыйныф укучылары үзләренең әби-бабаларына, мәктәп-балалар бакчасында эшләп, хәзерге көндә лаеклы ялда булган хөрмәтле өлкәннәребезгә үз куллары белән бүләкләр әзерләделәр.
-
Укучының мәдәни көндәлеге
24.09.2019
Пешәнгер авылы китапханәчесе Сабирзянова Р.Н. мәктәп белән тыгыз элемтәдә тора. Менә буген дә ул укучыларны китапханәгә кайткан яна китаплар белэн таныштырды, китап укуга кызыксындыру уятты. Әлеге чарада укучыларга "Укучының мәдәни көндәлеге" тапшырылды.
- Субботник 21.09.2019
-
Мәктәпнең тәҗрибә участогында көзге эшләр
20.09.2019
Укучылар мәктәпнең тәҗрибә участогында көзге эшләрдә бик теләп катнашалар. Бүген алар суган, фасоль, чәчәк орлыклары, калган борыч уңышын җыйдылар.
-
Ата-аналар җыелышы
18.09.2019
Мәктәп-балалар бакчасында ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта белем бирү учреждениясенең җитәкчесе Кутдусов Р.Ф. узган уку елына йомгак ясады, яңа уку елына куелган бурычлар белән таныштырды, балаларны тукландыру, балалар бакчасындагы түләүләр, мәктәптә мобиль җайланмаларны чикләү мәсьәләләрен күтәрде. Пешәнгер авылының ФАП мөдире - медсестра Рахимова Е.А. гриппка каршы вакцинация турында чыгыш ясады. Полиция хезмәткәре - участковый Хисамиев Л.А. балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү турында сүз алып барды.
-
Дәрестән тыш эшчәнлек
16.09.2019
"Барысын да беләсем килә" түгәрәге җитәкчесе Кутдусова Г.М. укучыларга шашканы оста итеп уйнау серләрен ача.
-
Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы
10.09.2019
"Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында башлангыч сыйныф укучылары обелиск янын тәртипкә китерделәр.