Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422028, Республика Татарстан, Арский район, село Сикертан, улица Школьная, дом 77. |
Телефон: | 8(84366)52218 |
E-Mail: | dssikertan.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Сикертанский детский сад" |
Руководитель: | Султанова Рамия Расиповна |
Год основания учреждения: | 2011 |
У нас учатся: | 7 детей/ 7 бала |
У нас учат: | 1 педагог/ 1 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сикертанский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Сикертән балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
27 март - Театр көне! 27.03.2023
-
Нәүрүз Мөбәрәк булсын! 23.03.2023
Әйдә, кояш, сип нурыңны,
Кызганма бер дә.
Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм
Нәүрүз бүген бездә.
Кояш, чык,чык, чык!
Майлы ботка бирермен.
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда.
Әти китте базарга,
Тәти кашык алырга.
Тәти кашык сабы алтын
Кирәкми безгә салкын.
"Нәүрүз" сүзе фарсы-тажик телендә "Яңа көн" дигән мәгънәне аңлата.
Борынгы бәйрәмне атна буе дәвам иткәннәр, hәр көннең үз гадәте, үз
тәртибе, язылмаган кануннары булган: 7 көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр,
каргыш теләмәгәннәр, туган-тумачага, күрше-күләмгә миhербанлык
кылганнар, ата-баба каберенә барганнар, сугышлар тукталып торган. Бу
көнне яшьлэр шәкертләр, балалар, өйдән өйгә кереп, бәет, шигырь әйткәннәр.
Өйдәме, түтәй,
Тизрәк бир күкәй.
Безгә бирсәң өч күкәй,
Тавыгың салыр йөз күкәй.
Нәүрүз мөбәрәк булсын! Дип теләк теләгәннәр.
-
22 март - Су көне 22.03.2023
Мин – сәяхәтче
Мин – болытта
Мин – томанда
Елга һәм океанда
Мин очам, мин йөгерәм
Һәм шунда ук юк булам.
-
Әти-әниләр белән әңгәмә 21.03.2023
Татарстанда "Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы" уңаеннан әти-әниләр, дәү әниләребез белән үсеп килүче яшь буынга милли тәрбия бирү мәсьәләләре турында әңгәмә үткәрдек. Үткәреләсе, балаларга өйрәтәсе чаралар планы төзелде.
-
Әбиемнең серле сандыгы 17.03.2023
Бүген бакчабызда "Әбиемнең серле сандыгы" исемле кичә булып узды. Хөрмәтле ветеран укытучы Хөсәенова Гөлнур Мансур кызы, ул безнең бакчада тәрбияләнүче Ясминәбезнең дәү әнисе дә әле, балаларга борынгы сандыкның "серен" ачты. Сандыкта сакланган борынгы сөлгеләр, бизәнү әйберләре, кием-салымнар, басма китаплар, татар халкына хас гореф-гадәтләр белән таныштырда. Ә әниләребез гаиләдә сакланып килүче гореф-гадәтләр белән таныштырдылар. Күрсәтмә материаллар белән бай эчтәлекле, бик күңелле очрашу булды. Катнашучы Гөлнур апага, әниләребезгә бик зур рәхмәт җиткерәбез.
-
Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә директорлар семинары 16.03.2023
Безнең бакчаның әзерлек төркеме балалары да ачык дәрестә катнаштылар.
-
Татар халкының милли ризыклары белән танышу 14.03.2023
-
Гөлләрне карау 13.03.2023
Әй, гөлләрем, гөлкәйләрем,
Яратыр идем кочып,
Уйнар идем арагызда,
Күбәләк булып очып.
-
Кисеп-ябыштыру шөгыле. Алъяпкыч бизәү. 10.03.2023
-
Әзерлек төркеме балалары мәктәп белән таныштылар 09.03.2023