• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Центр развития ребёнка - детский сад №4 города Арск» Арского муниципального района Республики Татарстан -Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Бала үсеше үзәге - Арча шәһәре 4 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Арск ул. Г.Баширова д.12
Телефон: +7(843)-663-21-67
E-Mail: ds4.arsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Центр развития ребёнка - детский сад №4 города Арск»
Руководитель: Самиева Наиля Раисовна
Год основания учреждения: 2011
У нас учатся: 172
У нас учат: 20

Новости "Бэлэкэч"

Арчадан Раушания Закирова «Иҗади Нечкәбил» исеменә лаек булды!

Опубликовано: 04.12.2017

ә дә катнаша. «Пирамида» сәхнәсендә тамашачыга да ишеттергән ул җырларын. Раушания ханымның улы Данил белән кызы Камилә күптән инде сәхнәдә — җырлыйлар да, бииләр дә. Инде 4 яшьлек бәләкәй Айсылу да абый-апасыннан калышмаска тырыша. «Пирамида» сәхнәсенә дә ул Мишка (Арча Укучылар сарае укытучысы Надир Исмәгыйлев) белән Маша булып чыккан. Һәм залның мәхәббәтенә лаек булган. Гаилә башлыгы Мөдәрис Закиров — армиядә күрсәткән батырлыклары өчен Маршал Жуков медале иясе —  сәнгать өлкәсе кешесе булмаса да (ул «Татавтодор» җәмгыятенең Арча филиалында шофер булып эшли), гаилә әгъзаларына ярдәм итәр өчен бар көчен куя.

“Нечкәбил” финалында Закировлар гаиләсе бәйрәмне ачып җибәреп, иң беренче чыгыш ясаган һәм тамашачыларга гаилә традицияләрен саклауны тәкъдим иткәннәр: җырлап, биеп, бар сәләтләрен эшкә җиккәннәр, Арча төбәге тарихы турында да күренешләр күрсәткәннәр. «Сәхнәдә 50 дән артык кеше иде», — ди Раушания Наил кызы. Ул Арчаның 4 нче «Бәләкәч» балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшли. Конкурсантка көч биреп, ярдәм итеп торырга килүчеләр дә күп булган — Арча балалар сәнгать мәктәбенең бию коллективлары, укытучылар, хезмәттәшләре — берсе дә читтә калмаган. Берәүләр сәхнәдә чыгыш ясаса, икенчеләре залдан көч биреп утырган. Тамаша кылган үткән еллардагы “Нечкәбил”ләр дә Закировлар гаиләсенең чыгышына югары бәя бирә. Шунысы да игътибарга лаек — күренекле шәхесләр янәшәсендә Дәүләт Думасыннан килүчеләр дә тамаша кылган.

Раушания Закирова үзенә ярдәм кулы сузучы һәркемгә ихлас рәхмәтен җиткерә: “Миңа шушы бәйгедә чыгыш ясарга мөмкинлек тудырган, рухи, матди ярдәм күрсәткән район хакимиятенә, “Бердәм Россия”нең Арча бүлегенә, хезмәттәшләремә, безнең гаилә өчен “җан атучыларга”, дусларыма зур рәхмәт. Бәйгедән алган тэсирләр хезмәтемдә яңа идеяләргә көч бирер дип ышанам.”.

Районыбызда “Нечкәбил”ләр ел саен арта бара. Алар, чыннан да, нечкә билле бал кортлары сыман: хөкүмәт эшендә, кирәк булса тәүлекнең сәгатьләрен санамыйча эшләргә мөмкин (чөнки сәнгать кешесенең хезмәте шундыйрак), балалары өчен җанын фида кыла торган әни дә, гаиләсе өчен җылылык саклаучы учак та, үзләре өйрәткән балалар өчен укытучы гына түгел, сердәшче дә үзләре.

Розалия Зиннәтова


Источник: http://arskmedia.ru

К списку новостей