• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт
Телефон: +7(843)-669-35-27
E-Mail: Snus.Atn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нусинская ООШ"
Руководитель: Бадертдинов Васим Хамитович
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 42 ученика/ Бездә укыйлар: 42 укучы
У нас учат: 14 учителя/ Бездә укыталар: 14 укытучы

Новостной блок

Сак булыгыз балалар!

Опубликовано: 27.02.2013

Истә тотыгыз:

- Таныш булмаган, чит кешеләр белән сөйләшергә, әңгәмә корырга ярамый. Итәгатьсез булып күренмәс өчен бала "Миңа чит кешеләр белән сөйләшергә әти-әнием кушмый" дип аннан читләшергә тиеш. Алай гына котылып булмаган очракта йөгереп китәргә, ярдәм сорап кычкырырга, кибет кебек күп кешеле урыннарга кереп китеп ярдәм сорарга кирәк. Ата-аналар бу кагыйдәләрне һәрдаим балаларга искәртеп торыгыз!

Балалар "Әйдә, машинада йөртеп киләм", Мороженое алып бирәм", "Тәмле су алыйкмы?", "Акча кирәкме сиңа?", "Миңа кибеткә юлны гына күрсәт әле", "Мин әтиеңнең дусты", "Әниеңнең классташы", "Мин полициядә эшлим", "Миңа ишек ачарга гына ярдәм итче" кебек тәкъдимнәр артында нинди куркыныч яшеренергә мөмкин булуын аңларга тиеш. Чит кешегә бала "ЮК" дип җавап бирә белсен...

Еш очраучы, синең арттан ияреп йөрүче, каядыр чакыручы кешеләр турында һәрвакыт әти-әниләргә, укытучыларга сөйләргә кирәк.

- Үзең генә өйдә калганда да чит кешеләргә ишек ачарга ярамаганлыгын өйрәнегез. Балагыз ишекнең бары тик үз ачкычыгыз белән сезнең тарафтан гына ачылачагын белеп торсын. Телефонга шалтыратып яки ишек төбеннән "Мин әтиең (яки әниеңнең) дусты, чакырып кына килче" диючеләргә җавап "Әти (яки әни) әле эштә, кич кенә кайтачак" түгел, "... нидер эшли, бушагач та үзе элемтәгә керер, көтеп торыгыз яки телефоныгызны калдырыгыз" булырга тиеш. Хат китерүче почтальонга да һичъюгы хатны куеп калдырыгыз, хәзер әти-әниләрне дәшәм кебек җаваплар бирергә кирәк. Балагызга өйдә үзе генә булуы турында информация бирмәскә өйрәтегез. Кечерәкләргә "Сертотмас үрдәк" әкиятен искә төшерергә була...

- Күп балалар мәктәптә яки бүтән урыннарда үзләрендә нинди шәп компьютер һ.б. барын, әти-әниләренең күпме акча эшләвен һ.б. сөйләргә ярата. Мондый әңгәмәләрнең өйгә угрыларны чакырып китерү булырга мөмкин икәнен дә аңларга вакыттыр!..


Источник: Сак булыгыз балалар!

К списку новостей