• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт
Телефон: +7(843)-669-35-27
E-Mail: Snus.Atn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нусинская ООШ"
Руководитель: Бадертдинов Васим Хамитович
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 42 ученика/ Бездә укыйлар: 42 укучы
У нас учат: 14 учителя/ Бездә укыталар: 14 укытучы

Новостной блок

Сәламәтлек — зурбайлык ул.

Опубликовано: 09.04.2018

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, диләр халыкта. 6 нчы сыйныф укучылары да бу мәкалә белән тулысынча килешә. Бу тормышта үз-үзеңне дорес тотып, саклап яшәү яклы алар.Мәктәбебездә сәламәтлек атналыгы уңаеннан игълан  ителгән плакатлар конкурсына да “Сәламәтлекне торле яклап саклау” темасына үзләренең эшләрен тәкъдим иттеләр. Һәм моннан чыгып чираттагы нәтиҗәләр ясадылар. Сәламәт булу өчен, һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы һәм дөрес тукланырга кирәк. Витаминлы ризыклар ашау бик файдалы. Шуңа күрә безгә ит тә, сөт ашамлыклары да, яшелчәләр дә, җиләк-җимеш тә ашарга кирәк. Һәр кеше үз сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш.Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга, өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәне даими чиста тотарга һәм җилләтергә, атнага 2-3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада күбрәк булырга кирәк. Физик күнегүләр кешенең тәнен дә, ихтыяр көчен дә чыныктыра. Атнага берничә тапкыр салкын су белән коенырга була. Үзеңне чыныктыру мөһим эш булып санала. Шулай ук яшәү тәртибен – хезмәтне (укуны) һәм ялны дөрес оештыру мөһим.Кышын да, җәен дә көн саен саф һавада йөрү яки йөгерү кеше организмына файда китерә. Җәен су коенырга, йөзәргә, кояшта кызынырга, урманга барырга, футбол яки бадминтон уйнарга мөмкин. Ә кышын тимераякта, чаңгыда шуу, хоккей уйнау бик файдалы.Сәламәтлегегезне сакларга теләсәгез тәмәке тартмагыз, аракы (башка исерткеч эчемлекләр) эчмәгез, начар кешеләр белән аралашмагыз, наркотиклар кулланмагыз, стрессларга бирешмәгез.Сәламәтлекне сатып алып булмый. Ул – матурлыкның нигезе, шуңа күрә аны сакларга һәм ныгытырга кирәк. Сәламәтлек — зурбайлык ул. Сәламәттәндә — сәламәтакыл, диләр.



К списку новостей