• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт
Телефон: +7(843)-669-35-27
E-Mail: Snus.Atn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нусинская ООШ"
Руководитель: Бадертдинов Васим Хамитович
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 42 ученика/ Бездә укыйлар: 42 укучы
У нас учат: 14 учителя/ Бездә укыталар: 14 укытучы

Новостной блок

Кыюлык ул – үзе зур батырлык.

Опубликовано: 15.02.2018

Тормышта һәрчак батырлыкка урын бар, тик аңа юл үзеңдә бурычлылык хисе, сәяси өлгергәнлек, җаваплылык, әхлакый тотрыклылык тәрбияләү аша үтә. В. А. Сухомлинский “Батырлык һәм тәвәккәллек – ул әхлаклылык һәм ихтыяр көче, алар һәр кешегә билгеле бер очракта гына түгел, ә көндәлек  тормышта, эштә дә кирәк”, – дип язган. Батырлык, тәвәккәллек, намуслылык, гаделлек кебек сыйфатлар ялкаулык, тәртипсезлек, таркаулык, ялган белән көрәштә дә барлыкка килә. Кешенең героик характеры үзендәге начар сыйфатларны җиңүдән башлана. Батыр, тәвәккәл булырга, бернәрсәдән дә куркып калмаска кирәк. Кыюлык ул – үзе зур батырлык.Февраль патриотик чараларга бай. Бүген 1 һәм 3 сыйныфларда «Кайнар йөрәк» проектына багышланган батырлык дәресе буенча тәрбия сәгате үтте.  Бу дәрестә укучылар “Кайнар йөрәк” нәрсәне аңлатуы турында фикер йөрттеләр. Моннан тыш,  күкрәк билгесе һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләнгән балаларның, яшьләрнең тарихлары турында язылган «Кайнар йөрәк» китабы белән дә таныштылар. Әлеге балалар эшләгән батырлыклар турында видеосюжетлар, “Героями не рождаются”  дип аталган документаль фильм карадылар. Мондый дәресләрнең патриотик тәрбия бирүдә әһәмияте зур, алар тарихыбызны, халкыбызның батырлыгын онытмаска ярдәм итә. 



К списку новостей