• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт
Телефон: +7(843)-669-35-27
E-Mail: Snus.Atn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нусинская ООШ"
Руководитель: Бадертдинов Васим Хамитович
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 42 ученика/ Бездә укыйлар: 42 укучы
У нас учат: 14 учителя/ Бездә укыталар: 14 укытучы

Новостной блок

8 февраль - «Яшь антифашистлар көне».

Опубликовано: 08.02.2018

Бүген 8 февральдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы ассамблеясе карары нигезендә яшь антифашистларны искә алу көне билгеләп үтелә. Ни кызганыч, туры килүме, бу канлы тарихи көндә, дөресрәге 9 февральдә (1943 ел) Краснодонда совет яшь гвардиячеләре Олег Кошевой, Любовь Шевцова, Дмитрий Огурцов, Виктор Субботин, Семен Остапенко һәм башкалар фашистлар кулыннан һәлак була. Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән герой-пионерлар турында китаплардан укып та, фильмнар аша да беләбез. Сугышка кадәр алар парта артында утырып белем алган, сикереп-уйнап йөргән, олыларга ярдәм иткән гап-гади кызлар һәм малайлар булган. Туган җирне илбасарлар басып алуын күргән яшь йөрәкләр түзеп тормый, олылар белән беррәттән дошманга каршы көрәшкә күтәрелә. Аларның кечкенә иңнәренә ачлык-ялангачлыкны, сугыш елларының ачы кайгысын күтәрергә туры килә.Канкойгыч сугышның нәни геройлары әтиләре, абыйлары, комсомол һәм коммунистлар белән бергә, чын мәгънәсендә, геройларча батырлыклар күрсәтә. Алар сугышның иң кайнар нокталарында була. Мәсәлән, Боря Кулешин - диңгездә, Аркаша Каманин - һавада, Леня Голиков - партизан отрядында, Валя Зенкинк - Брест крепостенда. Шунысы мөһим, ил тарихында тирән эз калдырган кечкенә геройларның исемнәрен бүген дә мәктәп укучыларының һәркайсы яттан белергә тиеш. Бүген  мәктәбебездә «Яшь антифашистлар көне» билгеләп үтелде. «Герой пионерлар» турында альбом буенча күзәтү ясалды, презентация каралды, http://www.molodguard.ru сайты материаллары белән таныштырылды. Соңыннан укучылар, тынычлык кошлары – ак күгәрченнәр ясадылар. Тынычлык кошларына теләкләр язып класс почмагына беркетеп куйдык.



К списку новостей