• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт
Телефон: +7(843)-669-35-27
E-Mail: Snus.Atn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нусинская ООШ"
Руководитель: Бадертдинов Васим Хамитович
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 42 ученика/ Бездә укыйлар: 42 укучы
У нас учат: 14 учителя/ Бездә укыталар: 14 укытучы

Новостной блок

Рәхмәт көне.

Опубликовано: 11.01.2018

11 гыйнварда дөньякүләм Рәхмәт көне итеп билгеләп үтелә. “Рәхмәт” сүзе — һәр балага теле ачылгач ук өйрәтелә торган “исәнмесез”, “зинһар өчен”, “рәхим ит”, “сау булыгыз”, “мөмкинме”, “хәерле иртә” кебек тылсымлы сүзләрнең берсе ул. Бу сүзләрнең сәламәтлеккә, кәефкә уңай тәэсир итүен, чынлап та тылсымлы көчкә ия булуын исбатлап торасы юк. Әлеге бәйрәм ЮНЕСКО тарафыннан юкка гына игълан ителмәгән. Бүгенге фән-техника үсеше алга киткән заманда үзара аралашуга вакыт, сүзлек байлыгыбыз кимегәннән-кими, сөйләм телебез ярлылана, җанга якын матур әдәби сүзләр урынына чит телләрдән күчкән алынма сүзләрне куллану модага кереп бара. Елның билгеле беркөнен дә шундый мәгънәле, матур, күңелләрдә уңай хисләр тудыручы сүзебез барлыгын искә төшерү, әлбәттә, артык түгел. Ә инде әлеге тылсымлы сүзләрне һәркем һәркөнне берничә тапкыр кулланса, күңелләрдә миһербанлылык, кешелеклелек кебек сыйфатларга да урын калыр иде. Мәктәбебездә бу көнне аерым билгеләп үтүдән читтә калмады. 7 нче сыйныф укучылары Тухфатуллина Э. һәм Вәлиуллина Л. башлангыч сыйныф укучыларына үз-үзеңне әдәпле тотарга кирәклеге, ул сүзләрнең чын мәгънәсендә сихри көчкә ия булуы турында уен формасында “кызыклы тәнәфес” үткәрделәр. Балалар сүзләр аша бер-берсенә шатлык бүләк иттеләр. Әйдәгез, бу көнне бер-беребезгә "җылы сүзләр" генә әйтик. Салкын кышкы көннәрдә бер-беребезнең җаннарына җылы өләшик!



К списку новостей