Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 42 ученика/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
У нас учат: | 14 учителя/ Бездә укыталар: 14 укытучы |
Новостной блок
Ә без күрдек, ишеттек...
Опубликовано: 04.05.2017Башлангыч сыйныф укучыларының язгы табигать турында күзаллауларын киңәйтү максатыннан 4 май көнне табигатькә экскурсиягә чыктык. Май – иң матур айларның берсе. Табигать яшәрә, яңа тормыш башлана. Күзләр нәни генә яшел яфракка да, беренче чәчәкләргә дә сокланып, яратып карый. Май аенда табигатьтәге һәр үзгәреш кеше күңелен җилкетә, татлы уйларга этәрә. Зәңгәр күктә язгы кояш елмая. Кояш иртәрәк карый торган яр буйларында, сап-сары тузганаклар чыга. Аларның оя-оя булып утырулары күңелләрне нечкәртә. Йонлач сабакларына, матур чәчәкләренә карап сокланып торасың. Җир йокыдан уяна. Туган якларына кайткан кошларның шат авазы яңгырый... Әлеге могҗизаларны үзең күрү, язгы табигатьнең тавышларын үзең ишетү кирәк. Ә без күрдек, ишеттек...
К списку новостей