Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 42 ученика/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
У нас учат: | 14 учителя/ Бездә укыталар: 14 укытучы |
Новостной блок
Ярышлы уеннар.
Опубликовано: 25.03.2017Каникулның бер көнен Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары “Күңелле стартлар” уенына багышлады.Уеннар арасында ярышлы уеннар, уен – эстафеталар аерым урын алып тора. Әлеге уеннарның нәтиҗәсе күз алдында (кемдер җиңә, кемдер җиңелә), шуңа да балалар мондый уеннарны бик яратып уйныйлар. Уенда катнашучы һәркем җиңүгә кертәчәк өлешен яхшы күзаллый һәм иптәшләре алдында үзен җаваплы тоя. Ул уенда куелган шартны үтәп чыгарга, максатны күз алдында тотып хәрәкәт итәргә һәм аңа ирешергә, иптәшләре белән бергә җиңү яуларга омтыла. Шулай итеп, бала үзенең ихтыярын чыныктыра, түземле сабыр булырга өйрәнә. Уеннарның максаты – балаларда җитезлек, тизлек, өлгерлек, күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияләү, дустанә мөнәсәбәт булдыру. Бу юлы балалар “Кем әйберне тизрәк күчерә?”, “Иң тиз атучы”, “ Кыршау тәгәрәтү”, “Матур шарлар”, “Игезәкләр”, “Тырыш кырмыскалар” уеннарында көч сынаштылар. Нәтиҗәдә – Дуслык җиңде.
К списку новостей