Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 42 ученика/ Бездә укыйлар: 42 укучы |
У нас учат: | 14 учителя/ Бездә укыталар: 14 укытучы |
Новостной блок
“Яз килә - Нәүрүз килә”.
Опубликовано: 22.03.201721 нче март көнне Сәрдәбаш авылында мәктәп укучылары һәм авыл халкы катнашында Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган. Кешеләр бу бәйрәмне кыш үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән мәлендә билгеләп үткәннәр. Нәүрүз иң шатлыклы яз бәйрәме – өмет бәйрәме булып безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Таң ату белән кешеләр учак кабызганнар, аш- су пешереп бер-берсен сыйлаганнар, төрле уеннар, ярышлар уздырганнар. Безнең бәйрәмнең иң төп герое - Нәүрүзбикәне Убырлы карчык үз өенә йозак белән бикләп куя. Ә ачкычын кулъулыкка төйнәп, кесәсенә сала. Ләкин Убырлының тишек кесәсеннән ачкычы төшеп кала һәм аны балалар табалар. Әмма ул гади яулык түгел, бик тиз генә чишелми. Аны чишү өчен балаларга күп көч куярга кирәк була. Җырлап – биеп, уйнап көлеп, төрле биремнәр үтәп, кулъяулыкның күңелен күрәләр. Шуннан соң кулъяулык чишелә, ачкычны алып Нәүрүзбикәне коткаралар. Нәүрүзбикә буш килмәгән - язгы матур, җылы көннәр, сихәтле яңгырлар алып килгән. Соңыннан бәйрәмгә килүчеләр тәмле коймак белән чәй эчеп, “карга” боткасыннан авыз иттеләр. Нәүрүз мөбәрәк булсын!
К списку новостей