• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт
Телефон: +7(843)-669-35-27
E-Mail: Snus.Atn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нусинская ООШ"
Руководитель: Бадертдинов Васим Хамитович
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 42 ученика/ Бездә укыйлар: 42 укучы
У нас учат: 14 учителя/ Бездә укыталар: 14 укытучы

Новостной блок

Күңел җылыбызны биреп ясаган бүләк.

Опубликовано: 07.03.2017

 Нинди генә бәйрәмнәр юк бу дөньяда. Яңа ел, Сабантуй дисеңме, Белем бәйрәме, Укытучылар көне дисеңме, саный китсәң аларның очына чыга алмыйсың. Тик барлык бәйрәмнәр арасында куңелгә иң якыны һәм зур түземсезлек белән көтеп алына торганы ул 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көнедер, минем уйлавымча. Иң беренче халыкара хатын-кызлар көне 1911 нче елның 19 мартында Европаның берничә илендә бәйрәм ителгән. Россиягә, төгәлрәге, Петербургка ул 1913 елда килеп җиткән. Әле 19 гасыр ахырында феминисткалар гына билгеләп үткән көнне БМО 1975 елда гына таныган. Шулай да, хатын-кызны ир-ат белән бер үлчәүдә тигезләргә теләп, гүзәл затларны көрәшкә күтәргән Клара Цеткин тәки үз дигәненә ирешкән бит.  Әлеге бәйрәм безгә янәдән әниләребезне, дәу әниләребезне, апа-сеңелләребезне наз-яратуыбызга күмәргә, җылы котлау сүзләрен җиткерергә мөмкинлек бирә.  Носы төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары әниләренә, әбиләренә үз куллары белән “Бәхет агачы” ясадылар. Үз кулларың белән күңел җылыңны биреп ясаган бүләкне кадерле кешеләреңә тапшыруы нинди зур куаныч бит ул!   Хатын–кыз - ул газиз әнкәй дә, апа-сеңел, якын дус та, бик кадерле гүзәл зат та... Сабыр һәм батыр йөрәкле, милләте, дине, газиз баласы өчен җанын да кызганмаучы изге зат ул – хатын-кыз.  Кешелек дөньясына ямь  бирүче  елмаюыгыз белән - күңелләрне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерегез белән  ак юл күрсәтүче сөйкемле  хатын-кызлар,  кадерле әниләр, әбиләр, апалар! Сезне бөтен җир йөзен бизәгән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән  котлыйбыз.



К списку новостей