• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт
Телефон: +7(843)-669-35-27
E-Mail: Snus.Atn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Нусинская ООШ"
Руководитель: Бадертдинов Васим Хамитович
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 42 ученика/ Бездә укыйлар: 42 укучы
У нас учат: 14 учителя/ Бездә укыталар: 14 укытучы

Новостной блок

Чишмәләрне саклыйк!

Опубликовано: 01.03.2017

Без балаларыбыз белән авылыбыз чишмәләрен өйрәнәбез, челтерәп аккан моңлы тавышларын тыңлыйбыз, аларның тарихларын барлыйбыз. Язның беренче көннәрендә  укучыларыбыз белән чишмәләребез янына экскурсиягә бардык. Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агышы, үз юлы бар. Беришесе шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләренең челтерәве яннарына килгәч кенә ишетелә, гүя үзалдына гына сөйләнәләр, өченчеләре җир куеныннан кайнап, ургылып чыга, ә җырлары, көйләре?  Безгә чишмәләр кирәк. Безнең әби-бабаларыбыз да кадерләгән, хөрмәт иткән аларны. Ләкин табигать байлыгы чиксез түгел. Аны соңгы чигенә кадәр сыкканчы,табигатькә һич кичекмәстән ярдәм итү юлларын уйларга кирәк. Киләчәк буыннар безне начарлык белән искә алмасын иде. Киләчәктә дә чишмәләргә юл өзелмәсен иде! Алар озын гомерле булсын, һәм кешеләрнең дә гомерләрен озынайтсыннар иде! Сакчыл караш белән алдагы көндә дә чишмәләрне саклыйк! Табигать белән кечкенәдән үк дуслашкан кеше - яхшы тәрбияле, мәрхәмәтле, бәхетле кеше ул! Туган төбәгенең матурлыгын күрә белүче, суның тәмен тоючы бала әти - әнисен, кардәш - ыруларын, тирә – юньдәге кешеләрне ихтирам итә. Туган йортын, туган авылын, туган ягын чын күңелдән яраткан кеше генә Ватанын ярата һәм кирәк вакытта, аны саклау өчен, үз – үзен аямыйча, көрәшкә күтәрелә. Аны исә чишмәләрдән, елга - күлләрдән башка күз алдына китереп тә булмый. Туган ил, туган нигез, ата-ана, туган авыл туган төбәктән, туган туфракның суларыннан башлана. Онытмыйсы иде бу хакыйкатьне!



К списку новостей