Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 171 172 173 174 ( 175 ) 176 177 178 179 180 >>
-
Бөртекләп җыелган гомер 07.12.2018

2-4 класс укучылары класс сәгатендә, 2015 елда, 242 УЦ ВДВ хәрби частендә казарма ишелеп, ике аягын җуюга карамастан, яшәү рухын җуймаган, тырышлыгы белән Паралимпия уеннарына кадәр барып җиткән татар егете Рөстәм Нәбиев тормышы таныштылар. Аның тормышын тасвирлаган «Бөртекләп җыелган гомер» исеме белән чыккан китаптан өзекләр укыдылар.
-
Огонь – это друг и враг человека. 05.12.2018

В гостях у учащихся Сердебашской начальной школы побывал сотрудник отдела пожарной части Ахметов И. Целью визита сотрудника служила проверка знаний детей по пожарной безопасности, предупреждение пожаров дома от детских игр и шалостей с огнем, на пикниках, отдыхе в парках, лесах. Сотрудник приготовил для учащихся интересные и познавательные вопросы по основам безопасности, в процессе чего состоялась увлекательная беседа с детьми. Ребятам объяснили, почему "спички - детям не игрушка", что игра с огнем очень опасна, огонь приносит много добра, но без присмотра может превратиться в жестокого врага человека, принося беды и несчастья. Поговорили о том, какие правила безопасности нужно соблюдать, чтобы предотвратить возникновение пожара, и как следует себя вести в случаи пожар. Интересен был рассказ и показ костюма пожарного, лестниц, которые приспособлены для разной высоты зданий. Детям также напомнили номера экстренных служб. Сотрудник в доступной и увлекательной форме объяснил детям, как надо себя вести при экстремальных ситуациях. Эта встреча стала для детей познавательной и запоминающейся, вызвала интерес и уважение к профессии пожарного.Многие из них захотели стать пожарными и помогать людям при пожаре.
-
3 декабрь – Халыкара инвалидлар коне. 04.12.2018

6 нчы сыйныф укучылары “Җилкәннәр җилдә сынала” дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрделәр. Укучылар Фәнис Яруллинның тормыш юлы, иҗатын өйрәнделәр, чыгыш ясадылар.
-
"Сезнең тормыш үзе батырлык" 04.12.2018

Тормыш сынауларына бирешми яшәүче кешеләр безнең күңелләрдә соклану уята. 6 нчы сыйныф укучылары "Сезнең тормыш үзе батырлык" дип исемләнгән күргәзмә әзерләделәр. Укучылар сыйныф сәгатендә сәламәтлекләре чикләнгән спортсменнар, аларның уңышлары турында чыгыш ясадылар. 6 нчы сыйныфта “Нәрсә ул коррупция?” темасына тәрбия сәгате үтте. Укучылар коррупциянең сәбәпләре, аның билгеләре, җәмгыятькә тәэсире турында фикер алыштылар.
-
Видео-урок по кибербезопасности 03.12.2018

Сегодня ученики 7-9 классов посмотрели видео-урок по кибербезопасности.
-
Язмыш сынавыннан көчлеләр 03.12.2018

Өченче декабрьдә барыбыз өчен дә әһәмиятле көн - язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез – Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан нык, чыдам, иң мөһиме - тормышны яратучы кешеләр турында 2 һәм 4 класс укучылары белән сыйныф сәгатендә сөйләштек.
-
Коллаж. 01.12.2018

1 нче класс укучылары коллаж ясарга өйрәнделәр.
-
“СПИД: белмәү куркыныч” 01.12.2018

1 нче декабрь көнне 8-9 нчы класс укучылары өчен “СПИД: белмәү куркыныч” темасына класс сәгате уздырылды. 1-7 нче классларда сәламәт яшәү турында әңгәмәләр үткәрелде. Мәктәп залында “Сәламәт бул!” темасына күргәзмә оештырылды.
-
“Минем әнием” рәсем конкурсы. 30.11.2018

Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары арасында “Минем әнием” темасына рәсем конкурсы оештырылды. Иң яхшы эшләр муниципаль этапка җибәрелде.
-
Тарих-география атналыгы 30.11.2018

Тарих-география атналыгы кысаларында 8 нче класс укучылары белән “Бәхетле очрак” дип исемләнгән ярыш үтте. Укучылар туган ягыбызның тарихын, милли гореф-гадәтләрен, традицияләрен өйрәнү буенча көч сынаштылар. “Динамит” командасы җиңү яулады. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
















