Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 171 172 173 ( 174 ) 175 176 177 178 179 180 >>
-
Эвакуация. 21.12.2018

Бүген мәктәптә чираттагы эвакуация узды. Эвакуацияләнү вакытына сыештык.
-
Шашка ярышы 20.12.2018

19 декабрь конне Арчада шашка ярышы уткэрелде, укучыбыз Абдуллин И. 3 урын яулады.
-
Юл кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш ! 20.12.2018

Юл хәрәкәте иминлеген ныгыту максатыннан мәктәбебезнең ЮИД командасы балалар бакчасына барып, юл травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән чара үткәрде. Яшь “ЮИД” чылар нәниләр белән "Юл кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш" уен-конкурсы оештырдылар. Конкурс юл хәрәкәте кагыйдәләрен, светофор сигналларын, җәмәгать транспортында һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белүгә багышланган иде. Ә уен алдыннан мәктәбебезнең ЮИД командасы юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чыгыш ясады.
-
Җимлекләр куйдык. 17.12.2018

Кышкы чор - кошлар өчен бик авыр вакытлар. Үсемлек орлыклары калын кар астында калды, кошлар азык таба алмыйлар. Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары мәктәп янына җимлекләр куйдылар. Көн саен кошларга җим салалар.
-
Ел укытучысы - 2018. 15.12.2018

14 декабрь көнне Ашытбаш урта мәктәбендә "Ел укытучысы - 2018" конкурсының зона туры булып узды. Безнең мәктәбебездән математика һәм информатика укытучысы Абдуллин Р.Р. 7 класс укучылары белән ачык дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында 5-6 класс укучылары белән математик кичә күрсәтте. Киләчәктә аңа эшендә уңышлар телибез.
-
"Математика илендә". 13.12.2018

Бүген мәктәптә математика-физика атналыгы кысаларында Абдуллина Э.В. "Математика илендә" дигән уен-ярыш үткәрде. Бу ярышта бишенче класслар һәм алтынчы класслар командасы катнашты. Уен берничә конкурстан торды, укучылар математика фәне буенча белемнәрен сынаштылар. Көч сынашу алтынчыларның җиңүе белән тәмамланды. Котлыйбыз!
-
Ачык дәрес. 12.12.2018

12 декабрь көнне математика-физика атналыгы кысаларында 6 класста математикадан Абдуллина Э.В. "Вакланмалы аңлатмаларның кыйммәтен исәпләү" темасына ачык дәрес үткәрде. Дәрестә күп төрле эш алымнары кулланылды, эш төре саен нәтиҗәләр ясалып барылды. Төркемнәрдә эшләү, парларда эшләү уңышлы булды. Укучылар дәрестә актив катнаштылар, белемнәрен тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алдылар. Дәрес максатына иреште.
-
Математик сабантуй. 11.12.2018

Математика-физика атналыгы кысаларында бүген укучылар белән "Математик сабантуй" дип исемләнгән математик кичә үтте. Математик сорауларга дөрес җавап биргән укучылар, сабантуй бәйрәмендә уздырыла торган ярышларда катнашып, бүләкләр алдылар.
-
"Мәрхәмәтле дөнья" 10.12.2018

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан "Мәрхәмәтле дөнья" дигән темага тәрбия сәгате үтте. Укучылар шул уңайдан мәктәп залында урын алган, мөмкинлекләре чикле булып та, дөньяны яратучы, күренекле кешеләргә багышланган күргәзмәне карадылар. Фәнис Яруллин, Гакыйль Сәгыйровның тормыш юлы, иҗаты белән якыннанрак таныштылар.
-
Экскурсиядә. 08.12.2018

7 нче класс укучылары «Казан арты» тарих-этнография музеенда экскурсиядә булдылар. Монда археологик казылмалар, галимнәрнең тикшеренүләре, фәнни хезмәтләре, Арча халкының көнкүрешен күзалларга мөмкинлек бирүче экспозицияләр укучыларда зур кызыксыну уятты. Бу экскурсия бик файдалы булды.
















