Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган “Тамчы-шоу” уены. 15.02.2022

"Гомерем минем моңлы бер җыр иде;
Үлемем дә яңгырар җыр булып..."
Герой-шагыйрь Муса Җәлил үлеме белән исемен мәңгеләштергән шагыйрь. Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлаган. Аның бөтен тормышы - героик тормыш ул. Муса Җәлил шигырьләрендә туган халкының азатлыгы өчен көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә хаклык өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә.
Мәктәптә туган телләр декадасы кысаларында 7 нче класс укучылары катнашында Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган “Тамчы-шоу” уены үткәрелде. Укучылар герой-шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар: “Батыр - берне, белемле меңне егар”, “Капитаннар бәйгесе”, “Сез игътибарлымы?”, “Шигырьне таны”. Уен “Кызлар” командасының җиңүе белән тәмамланды.
В рамках декадника родных языков в 7 классе проведена игра “Тамчы-шоу”, посвященная дню рождению поэта М.Джалиля.
-
“Гомерем минем моңлы бер җыр иде...” 15.02.2022

Татар халкының сөекле улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, халыклар күңелендә мәңге яшәүче милләттәшебез, герой - шагыйрь Муса Җәлилнең сүрелмәс иҗатын, тормыш юлын искә төшерү, көйгә салынган әсәрләрен барлау, укучыларда патриотлык хисләре тәрбияәү максатыннан Сәрдәбаш башлангыч мәктәбе укучылары белән класс сәгате уздырылды.
Зур киләчәк якты булсын өчен
Йөрәген ул
Сүнмәс факел итеп яндырган,
Яндырган да Тынган,
Ә йөрәген
Җырларына биреп калдырган.
Җыры яшәр күңелләрдә,
Күкрәкләрдә яшәр сулышы.
Барыр юлларында
Үрнәк булып
Янып торсын Муса тормышы.
-
“Мин беләм,ә син беләсеңме?" 14.02.2022

Бүген 8 нче класс укучысы,мәктәбебезнең яшь әйдаманы, Сибагатуллин И. башлангыч сыйныф укучылары белән “Мин беләм,ә син беләсеңме?" дип исемләнгән уен - викторина үткәрде. Викторина барышында укучылар, безнең мәктәпнең укучылар оешмасы турында мәгълүмат алдылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар эзләделәр.
-
10 февраль – рус халык шагыйре А.С.Пушкинны искә алу көне. 11.02.2022

А.С.Пушкин әкиятләре балаларны рус халкының теле һәм мәдәни хәзинәләре белән таныштыра.
Учитесь Пушкина читать
Без торопливости и лени,
И сквозь века и поколенья
Он не устанет удивлять.
-
Физика дәресендә виртуаль лаборатория. 10.02.2022

8 нче класс укучылары виртуаль лаборатория ярдәмендә тәҗрибә үткәрделәр.
-
«Самый главный урок в мире». 09.02.2022

Сегодня в школе для учеников 5,6 классов прошли лекции в формате zoom под названием "Самый главный урок в мире", где были рассмотрены основные направления: бережное отношение к природе, ответственное использование водных ресурсов, важные принципы социальной коммуникации. Целью данного урока служит вовлечение детей в решение актуальных проблем, связанных с благоустройством территории, сбором макулатуры, проведением благотворительных акций.
-
Кул эшләрендә - күңел җылысы. 08.02.2022

8 февраль көнне Шушмабаш мәдәният йортында "Северный" хуҗалыгының, Шушмабаш авыл җирлегенең хисап җыелышы булды. Носы төп мәктәбе бу чарада актив катнашты. Укучыларыбызның кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кул эшләренең төрлелеге, матурлыгы, зәвык белән эшләнеше сокландырды.
-
Герои никогда не умирают. Герои в нашей памяти живут. 08.02.2022

8 февраля в Нусинской ООШ проводились классные часы на тему “День юного антифашиста”. С 1964 года во всём мире отмечается День юного героя-антифашиста. Они жили в разных странах, говорили на разных языках, но совершали один и тот же подвиг – боролись за освобождение своей земли. В России 8 февраля вспоминают советских мальчишек и девчонок, которые плечом к плечу со взрослыми встали на защиту страны во времена Великой Отечественной войны. Нигде в мировой истории не зафиксировано такого массового героизма детей и подростков, как в Советском Союзе во время Великой Отечественной войны. Это день памяти о героях и жертвах чудовищного преступления, имя которому – война.
-
Татарстан гербы кабул ителүгә 30 ел 07.02.2022

7 февраль – Татарстан Республикасы Дәүләт гербы кабул ителгән көн. Бу уңайдан бүген сыйныфларда танып-белү сәгатьләре үткәрелде. Әңгәмә барышында укучылар 1992 елда кабул ителгән Дәүләт гербындагы төсләрнең, сурәтләрнең аңлатмасы, герб авторлары белән таныштырылды. Соңыннан “Татарстан Республикасының символлары” дигән электрон презентация күрсәтелде.
-
«Исторические события» 04.02.2022

В рамках гражданско-патриотического месячника в 8 классе прошла интеллектуальная игра «Исторические события». В игре приняли участие две команды «Ястреб» и «Орел». Ребята отвечали на вопросы, связанные с историей Великой Отечественной Войны. Игра прошла в теплой дружеской атмосфере. Все участники получили отличный заряд бодрости и море положительных эмоций.

















