Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, село Нуса, улица Татарстан, дом 31/ Татарстан Республикасы, Арча районы, Носы авылы, Татарстан урамы, 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-35-27 |
| E-Mail: | Snus.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нусинская ООШ" |
| Руководитель: | Бадертдинов Васим Хамитович |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 35 ученика/ Бездә укыйлар: 35 укучы |
| У нас учат: | 13 учителя/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нусинская основная общеобразовательная школа" Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Шугалакта. 07.01.2022

Кышкы каникул көннәрендә мәктәп яны шугалагы балалар авазыннан шау-гөр килеп тора.
-
Каникуллар күңелле үтә. 06.01.2022

Укучыларның кышкы каникуллары куңелле һәм файдалы узсын өчен укучылар белән авыл китапханәсендә очрашып, кар бөртеге ясау буенча мастер-класс үткәрдек, соңыннан кызыклы уеннар уйнадык.
-
Кышкы каникулда. 05.01.2022

Кышкы каникулларның тагын бер көне бик күңелле үтте. Укучылар мәктәп спортзалында рәхәтләнеп төрле-төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар. Спорт - һәр кешенең юлдашы булырга тиеш. "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дип юкка гына әйтмәгәннәр.
-
Сынау имтиханы. 04.01.2022

Кышкы каникул чорында да укучылар имтиханнарга әзерләнәләр. 9 нчы сыйныф укучылары биологиядән сынау имтиханы эшләделәр.
-
Имтиханга әзерлек. 03.01.2022

Бүген 9 класс укучылары математикадан имтихан бирергә әзерләнергә килделәр.
-
Профсоюз членнары арасында шахмат, шашка буенча зона ярышлары 30.12.2021

Носы мәктәбендә профсоюз членнары арасында шахмат, шашка буенча зона ярышлары узды. Ярышларда районыбызның мәгариф учреждениеләренең 8 башлангыч профсоюз оешмасы катнашты. Ярышлар оешкан төстә үтте. Шахмат, шашка уеннарында беренчелекне алучылар район этабында катнашачаклар. Призлы урыннар алучыларны котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез. Безнең мәктәптән бу уеннарда катнашып, шахмат буенча Абдуллин Р.Р. III урын, шашка буенча Нигматзянов Р.Х. III урын, Абдуллина Э.В. III урын алдылар. Укытучыларыбызны котлыйбыз!
-
Хакимият башлыгы чыршы бәйрәмендә.
29.12.2021
27 декабрь көнне Арча мәдәният йортында хакимият башлыгы чыршы бәйрәме үткәрелде. Анда мәктәбебезнең уку алдынгысы, олимпиада да призлы урын алучы, төрле акция-конкурсларда актив катнашучы 9 нчы класс укучысы Абдуллин И. катнашты.
-
Чыршы бәйрәме. 28.12.2021

Бүген Сәрдәбаш башлангыч мәктәбендә чыршы бәйрәме узды. Укучылар чыршы тирәсендә бәйрәм иттеләр, матур җырлар җырладылар һәм биюләр башкардылар, шигырьләр дә сөйләделәр. Ә Кыш бабай белән Кар кызы аларны бүләкләр белән сөендерде. Яңа ел барыбызга да сәламәтлек, тынычлык, уңышлар алып килсен иде!
Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык моң салып.Яңа елда бәхет, шатлык килсен
Кышкы бураннарга уралып!
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын!
Алда туар көннәр якты булсын!
Ходай кайгылардан сакласын!
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 28.12.2021

Мәктәбебездә чыршы янында Яңа ел бәйрәме узды. Кыш бабай белән Кар кызы балаларны котладылар, биеделәр,уеннар уйнадылар. Укучыларыбыз да Яңа ел җырларын башкардылар, биеделәр. Кызыклы уеннар балаларга ошады. Яңа ел бәхетләр елы булсын!
Новый Год - самый любимый долгожданный праздник всех детей и взрослых, которые с нетерпением ждут в каждом доме. 28 декабря в Нусинской ООШ был организован новогодний праздник для учащихся. Он проходил у новогодней елки. Дед Мороз и Снегурочка поздравили детей. Водили хоровод под новогоднюю музыку вместе с детьми, играли в разные игры, танцевали. Танцы на мелодии народов мира, песни и игры понравились учащимся. Праздник прошёл весело и интересно, потому что наши дети талантливые. Такие мероприятия способствуют раскрытию скрытых талантов.
-
Ачык дәрес. 24.12.2021

Математика-физика атналыгы кысаларында математика укытучысы Абдуллин Р.Р. 8 класста "Квадрат тигезләмәләр чишү" темасына ачык дәрес күрсәтте. Дәрестә төрле эш алымнары кулланылды, укучылар квадрат тигезләмәләр чишү имтихан тапшырганда кирәклегенә төшенделәр, тырышып өйрәнделәр.
















