Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Новости МОУ Наласинской СОШ
Сак булыгыз, бозлавык!
Опубликовано: 12.11.2016Нигездә, унсигездән алып илле яшькә кадәрге ирләр һәм хатын-кызлар укырга яки эшкә барганда егылып имгәнә. Бозлавык вакытында табиблар түбәндәге киңәшләрне тотарга өнди:
– Дөрес аяк киеме сайлау мөһим. Мастерскойларда аның табан астын таймаслык итеп ясатырга да була. Ә өй шартларында исә аяк киеменең астына наждак кәгазе яки лейкопластырь ябыштыру да файдага булыр. Аяк киеменең биек үкчәлеләрен кимәскә тырышыгыз.
– Тайгак юлдан барганда бөтен табаныгызга басып, аягыгызны тездән йомшартып, җиргә карап атлагыз. Егыла башласагыз, чүгәләп калыгыз.
– Тигез урында егыласыз икән, башыгызны җилкәгә таба тартыгыз, терсәкләрегезне ян якка таба кысыгыз, аркагызны турайтыгыз, аягыгызны җиңелчә генә бөгегез. Иң кулае – ян якка (кулыгызны алга сузган хәлдә түгел) егылыгыз.
– Егылган очракта иягегезне күкрәгегезгә таба кысыгыз һәм кулларыгызны җәегез.
К списку новостей


















