Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 219 ( 220 ) >>
-
"Кулларым иҗат иткән могҗизалар" күргәзмәсе 29.11.2012

Башлангыч класс укучыларының "Оста куллар" түгәрәгендә эшләгән эшләреннән "Кулларым иҗат иткән могҗизалар" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
-
Фән олимпиадалары,спорт ярышы 28.11.2012

Бу көнне 4 нче класста математика,3 нче класста рус теле фәннәре буенча олимпиадалар уздырылды,ә дәресләрдән соң 1-4 нче класс укучылары арасында 2 команда катнашында "Универсиаданы каршылап" дип исемләнгән ярыш булып үтте.
-
“Китап -иң якын дустыбыз” 27.11.2012

Бүген башлангыч класс укучылары өчен “Китап -иң якын дустыбыз” дип исемләнгән очрашу үткәрелде.Чарага авыл китапханәсе мөдире Нәҗметдинова Г. һәм мәктәп китапханәчесе Вахитова Г. чакырылган иде.Очрашу барышында алар укучылар белән әңгәмә үткәрделәр, "Иң күп китап укучы","Әниләр турында шигырьләрне сәнгатьле укучы"," Әниемә матур сүз" дип исемләнгән шигырь язучылар конкурсларына нәтиҗә ясалды, бүләкләр тапшырылды.
-
"Башлангыч класслар атналыгы"
26.11.2012
Бүген иртәнге гомуми мәктәп линейкасында "Башлангыч класслар атналыгы"на старт бирелде.Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гыйбадуллина Г.Г. атналыкның программасы белән таныштырды.
Башлангыч класслар атналыгы
26.11.2012 – 01.12.2012
№
Чаралар исемлеге
Дата
1
“Дәфтәр - укучының көзгесе” ( башлангыч класс укучылары арасында иң пөхтә дәфтәр хуҗасын билгеләү)
26.11.2012
2
“Китап -иң якын дустыбыз” (Китапханәче Нәҗметдинова Г., Вахитова Г., белән очрашу)
27.11.2012
3
“Әниемә иң матур сүз” (башлангыч класс укучылары арасында шигырь язу һәм сөйләү остасын билгеләү)
27.11.2012
4
IV класс укучылары арасында математика фәне буенча олимпиада)
28.11.2012
5
III класс укучылары арасында рус теле фәне буенча олимпиада
28.11.2012
6
“Универсиаданы каршылап” ( укучылар арасында спорт ярышлары)
28.11.2012
7
“Юни бездә кунакта” ( ачык тәрбия сәгате)
30.11.2012
8
“Кулларым иҗат иткән могҗизалар” ( “Оста куллар” түгәрәге күргәзмәсе)
29.11.2012
9
“Без – карлыгачлар” ( 2 нче класс укучыларын “Карлыгачлар” сафына кабул итү)
29.11.2012
10
“Без кунакка барабыз” ( балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән очрашу)
29.11.2012
11
“Икмәк булса табында” ( түгәрәк өстәл артында уеннар)
30.11.2012
12
Атналык эшкә нәтиҗә ясау, грамоталар бирү. Стенгазета чыгару.
01.12.2012
Атналык башлангыч класс укучылары арасында иң пөхтә дәфтәр хуҗасын билгеләү максатыннан "Дәфтәр укучының көзгесе" дип исемләнгән күргәзмә-конкурс белән башланып китте.
-
Парламент дәресе 26.11.2012

“Парламент –дәрес” Мифтахова Н.З. үткәргән ачык тәрбия сәгате.
-
"Сөмбелә бәйрәме" 30.10.2012

30 нчы октябрьдә мәктәп күләмендә 7 нче класс укучылары көче белән әзерләнгән "Сөмбелә бәйрәме" үткәрелде.
-
"Универсиаданы сәламләп" күргәзмәсе 29.10.2012

Казан шәһәрендә узачак җәйге Универсадага санаулы гына көннәр калып бара.Безнең мәктәп тә шул чарага багышланган "Универсиаданы сәламләп" дигән девиз астында күргәзмә үткәрде. Укучылар, төрле табигый материалларны кулланып, күз явын алырлык эшләнмәләр әзерләгәннәр иде.
-
Парламентский урок 26.10.2012

“Парламент –дәрес” Мифтахова Н.З. үткәргән ачык тәрбия сәгате
-
"Көзге әкият" күргәзмәсе 25.10.2012

25 октябрь көнне мәктәбебездә башлангыч класс укучылары көче белән әзерләнгән "Көзге әкият" дип исемләнгән күргәзмә булып үтте.
-
“Сөмбелә” ярминкәсе.
17.10.2012
Мәктәбебездә “Сөмбелә” ярминкәсе.


















