Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
Һәйкәл яны чистартылды. 10.09.2015 9 нчы класс укучылары ел дәвамында һәйкәлне чистарту өчен җаваплы. Бүген алар һәйкәл янын чүп үләннәреннән чистарттылар,чәчәкләргә су сиптеләр.

-
Чишмә яны җыештырылды. 10.09.2015 10-11 класс укучылары Нократ чишмәсе чисталыгы өчен җаваплы. Чишмә яны яфраклардан, чүпләрдән чистартылды.

-
Уңыш җыелды. 09.09.2015

Укучылар һәм укытучылар җәй буе мәктәп бакчасында тырышып эшләделәр. Үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчә уңышы мулдан булды. Бүген бәрәңге алынды, территория җыештырылды.
-
Көзге мәрхәмәтле эшләр атналыгы. 08.09.2015

Көзге мәрхәмәтле эшләр атналыгы 7-14 сентябрь, 2015ел .
Мәрхәмәтле эшләр атналыгына старт бирелде. Атнаның беренче көне мәрхәмәтле башлангычлар көне буларак башланып китте. 7 сентябрь – Дуслык көне. 8 сентябрь – Мәрхәмәтле сүзләр көне (шигырьләр, иншалар,открыткалар) 9 сентябрь – Чишмә һәм Һәйкәлне чистарту. 10 сентябрь – Игелекле эшләр көне. 11 сентябрь – “Һәркөнне игелек кыл!” темасы астында тәрбия дәресләре. 12 сентябрь – Тимурчылык көне.Рәсем конкурсы.
-
Бердәм экологик дәрес. 07.09.2015

Бүген биология һәм география укытучысы Шакирова Динә Камилевна 2-11 класс укучылары катнашында мәктәпкүләм экологик дәрес үткәрде. Дәрес бик файдалы һәм кызыклы итеп оештырылган иде. Дәрестә укучылар бик актив булдылар.
-
Финансистлар көне. 05.09.2015

Классларда “День финансовой грамотности” исеме астында класс сәгатьләре уздырылды.
-
Терроризм корбаннарын искә алу көне. 04.09.2015 Мәктәп күләмендә тероризмга багышланган тәрбия сәгатьләре уздырылды. Әлеге дәресләрдә укучылар “нәрсә ул террор?” дигән сорауга җавап эзләделәр. Шулай ук бүгенге дәрестә Бесланда террор нәтиҗәсендә һәлак булганнарны исә алу өчен 1 минут тынлык игълан ителде.

-
Әмир-җиңүче 02.09.2015

Яңа уку елы башында 2нче класс укучысы Төхфәтуллин Әмир Республика көненә багышланган "Без булдырабыз! Без бергә" Республика балалар открыткалары конкурсында I нче урынны яулавы белән сөендерде. Ул 28 нче августта Казан Аренада узган җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.Әмиргә алга таба да уңышлар телибез.
-
Бәйрәм белән! 01.09.2015

Менә тагын җәйләр узып сагынып көтеп алган 1 – сентябрь – Белем бәйрәменә җыелдык . Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез.Җәйнең үтеп китүе бераз моңсу булса да, бүген без моңаймыйбыз. Чөнки Белем бәйрәме – иң күңелле бәйрәм. Бу көнне 1 нче сыйныфка килүчеләр аеруча зур түземсезлек белән көтеп алалар. Мәктәбебез бусагасын тәүге адымнары белән 6 укучы атлап керде. Яңа уку елы белән, дуслар!!!
-
Укытучылар сабантуе. 31.08.2015

Бүген район күләмендә укытучылар сабантуе үткәрелде. Габдулла Тукай иҗатына багышлнган "Г. Тукай - безнең йөрәкләрдә" бәйгесендә катнашып 7 класс укучысы Исмәгыйлев Раил сәнгатьле сөйләү номинациясендә 3 нче урынга, фортепиано түгәрәге җитәкчесе Исмәгыйлева Айгөл Әгъләм кызы вокал номинациясендә 1 нче урынга лаек булдылар.


















