Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 76 учеников |
У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Открытый урок по русскому языку
31.01.2024
Чираттагы ачык дәрес 5 нче класста үтте.Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фаттахова Г.М.ның дәресе "Прямая речь" темасына багышланды.
-
Тимурчылык
31.01.2024
7 нче класс укучылары тыл ветераны Мәрзия апага булышырга бардылар.
-
Открытый урок
30.01.2024
Мәктәбебездә рус һәм инглиз телләр атналыгы башланып китте.Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Солтанова Р.И. 10 класста литературадан "Униженные и оскорбленные в романе Достаевского "Преступление и наказание"" темасына ачык дәрес үткәрде.
-
Разговоры о важном
29.01.2024
"Разговоры о важном" әңгәмәләр циклының чираттагысында сүз "Россия союзниклары" темасына барды.Укучылар илебезнең фикердәш дәүләтләр, "Дипломат" төшенчәләре белән таныштылар.Башка дәүләттә яшәүче яшьтәшләренә хат яздылар.
-
"Движение первых"
29.01.2024
"Алдынгылар хәрәкәте" оешмасы тарафыннан районыбызның бер төркем укучылары өчен Мәскәү шәһәренә сәяхәт оештырылды.Алдынгылар ВДНХ күргәзмәсендә булып, илебездәге яңа фән-техника казанышлары белән танышып кайттылар. Алар арасында укучыбыз Мөхетдинов Әнвәрнең дә булуы безнең өчен бик куанычлы вакыйга.
-
Холокост корбаннарын искә алу көне
27.01.2024
27 гыйнвар – Холокост корбаннарын искә алу көне. Ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәшхәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне. Бүген Казан җире 1945 елда Освенцим үлем концлагерен азат иткән совет гаскәре командирының каберен саклый.
1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцим концлагерен (хәзерге Польша территориясендә) азат итә. Бу көн Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне итеп, 2005 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе резолюциясе белән билгеләнә.
Бүгенге тәрбия сәгатьләре шул темага багышланды.
-
Гаилә елын ачуга багышланган чаралар.
27.01.2024
2024 ел Россиядә Гаилә елы булачак. Карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителде, диелә Россия Президенты Владимир Путин указында.
27нче гыйнвар- Гаилә елын ачу көне.Мәктәбебездә шул темага багышланган тәрбия сәгатьләре үтте.
-
"Блокадный хлеб"
26.01.2024
18-27 нче гыйнвар көннәрендә "Җиңү волонтерлары" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан Татарстанда "Блокада икмәге" акциясе игълан ителде.Бу уңайдан мәктәбебездә "Блокада икмәге" темасына тәрбия сәгатьләре үтте.
-
80летие со дня полного освобождения Ленинграда от фашистской блокады
26.01.2024
1944 нче елның 27 нче гыйнвары - Ленинград шәһәрен фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне. 872 көнгә сузылган бу чор кешелек тарихында иң куркыныч вакыйгаларның берсе. Мәктәбебезнең "Алдынгылар хәрәкәте"нә керүче укучылар Шакирова Д.К. белән берлектә "Блокада Ленинграда глазами детей" фильмын карадылар,фикер алыштылар.
-
Студентлар көне
25.01.2024
25 гыйнвар Россия Федерациясе Президенты Указы белән рәсми рәвештә "Россия студентлары көне" игълан ителде. Бәйрәм хөрмәтенә мәктәпне тәмамлаган югары , урта һөнәри уку йорты студентларын "Сыйныфташлар очрашуы"на чакырылды. Студентларыбыз үзләренең уку юнәлеше, студент тормышы турында сөйләделәр. Очрашу бик күңелле һәм кызыклы үтте.