Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Новости Нижнеметескинской СОШ
Сәламәтлек көне.
Опубликовано: 02.02.2015
1 февральдә Арча стадионында Сәламәтлек көне булды. Теләгән һәркем үз чаңгысы белән яки прокатка алып, чаңгы шуды. Стадион шау—гөр килеп торды. Безнең мәктәп укучылары да физкультура укытучысы Җәләлиев Илфат Илсурович җитәкчелегендә бу бәйрәмдә катнаштылар. Тәпи генә йөри башлаган балалар да, 80не узган аксакаллар да килгән иде. Бушка кайнар чәй һәм коймак белән җылынып алу мөмкинлеге дә бар иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев халыкны Сәламәтлек көне белән котлады, физик күнегүләр, спорт белән сәламәт яшәргә чакырды, чаңгычыларга трассаны тигезләү, юл салу өчен үзйөрешле техника «Буран» бүләк итте. Иң беренчеләрдән булып Илшат Нуриев үзе үрнәк күрсәтте — чаңгыларда да, үзйөрешле техника «Буран»да да үзе йөреп күрсәтте. Бергәләп чаңгы шуу хәрәкәткә, спортка якынаерга бер этәргеч булсын иде.
К списку новостей








