Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Новости Нижнеметескинской СОШ
Хуш, ӘЛИФБА!
Опубликовано: 02.03.2018Тормышта һәр нәрсә дә кечкенә генә әйбердән башлана. Мәсәлән, бөртектән - икмәк, орлыктан - үсемлек, нурдан - кояш, ә белем - безнең беренче китабыбыз - Әлифбадан. Бүген Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә 1 нче класс укучылары “Рәхмәт сиңа, Әлифба” дип аталган бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәмдә укучыларның әти-әниләре, башлангыч класс укучылары, укытучылары, мәктәп администрациясе катнашты. Укучыларны класс җитәкчеләре Йосыпова Р.К. сәяхәткә алып чыгып китте. Алар төрле тукталышлар аша үтеп, үзләренең белемнәрен сынадылар, җырладылар, биеделәр, табышмаклар чиштеләр, әлифбаны ничек үзләштерүләрен күрсәттеләр. Әлифба, Азбука дәреслекләренә үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр, Математика дәреслегенең зирәклек өчен булган биремнәрен бик теләп үтәделәр. Укучылар бу дәреслекләргә алмашка килүче Әдәби уку, Татар теле дәреслекләрен кабул итеп, аларны саклап тотарга сүз бирделәр. Бәйрәмдә мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Гыйбадуллина З.Ш. укучыларны бәйрәм белән котлады, аларга уңышлар теләде. Соңыннан, укытучылары Йосыпова Р.К., укучыларга “Әлифбаны уңышлы тәмамлаучы” грамотасы тапшырды, үзенең теләкләрен җиткерде. Бәйрәм бик күңелле һәм җанлы үтте.
К списку новостей








