Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Новости Нижнеметескинской СОШ
Ш.Мәрҗәни исемендәге фәнни-гамәли конференция
Опубликовано: 08.04.2016Бүген Әтнә районы Комыргуҗа урта мәктәбендә укучы һәм укытучыларның фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция үз эшен 6 секциядә алып барды. Чыгышларны республикабыздан килгән мәртәбәле кунакларыбыз, тарихчы-галимнәр, язучылар, дин әһелләре бәяләде. Безнең мәктәптән конференциядә география укытучысы Гаффарова Д.В., Барыева Эльвина чыгыш ясады. Гаффарова Д.В. III дәрәҗәле җиңүче дипломына лаек булды. Эльвина өчен бу зур чара беренче чыныгу булды, ул катнашучы сертификатын алды. Аның чыгышын Рабит Батулла тыңлады, тарихчы буларак, үз киңәшләрен бирде.
Бу чарага ТНВ каналының "Татарлар" тапшыруыннан репортерлар да килгән иде. Эльвина аларга конференциягә хәзерләнү барышында алган беренче тәҗрибәләре турында интервью бирде. Бу хакта сез 11 нче апрельдә, ТНВ каналында чыгачак "Татарлар" тапшыруын карап, күбрәк белә аласыз.
К списку новостей








