• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт
Телефон: +7(843)-665-62-03
E-Mail: Snm.Ars@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова»
Руководитель: Гибадуллина Зиля Шайхлисламовна
Год основания учреждения: 1984
У нас учатся: 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы
У нас учат: 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда)

Страничка истории

Арча районы Түбән Мәтәскә авылының мәгариф тарихы XX гасыр башында авылда гөрләп эшләп торган авыл мәдрәсәсеннән башлана. Архив материаллары  янып юкка чыгу сәбәпле, мәдрәсә тарихы юк. Шулай да, авыл мәдрәсәсендә белем алган танылган шәхесләр бар. Шуларның берсе Исхаков Вәли Исхак улы.  Ул XX гасырның 20 нче елларында республика күләмендә танылган шәхесләрнең берсе була. 1920-1921 елларда ТАССРның социаль тәэминат наркомының беренче халык комиссары, 1927-1929 елларда ТАССРның Дәүләт Планы комиссиясе рәисе булган. Мәдрәсәне укыган тагы бер зур шәхес билгеле. Ул Балтач районы Чапшар авылы кешесе Мөхәммәтзарифов Мөхәммәткасыйм Мөхәммәтзариф улы (Зарипов Касыйм Зариф улы)(1891-1967)  — мәгариф хезмәте ветераны. Балтач районы энциклопедиясендә аның Мәтәскә мәдрәсәсендә  1909 елдан 1912 елга кадәр укуы, соңрак шушы ук мәдрәсәдә мөгаллим  булып эшли башлавы әйтелә. Халык мәгарифен үстерүдәге хезмәтләре өчен М.М.Мөхәммәтзарипов  Ленин орденына лаек булган.   Түбән Мәтәскә урта мәктәбе   «Һәр колхоз территориясендә урта мәктәп!” -- дигән девизга кушылып, Киров исемендәге колхоз җитәкчеләре һәм мәктәп коллективы Күпербаш сигезьеллык мәктәбе базасында урта мәктәп төзүне бурыч итеп куйдылар.   1978 нче елда 192 урынга исәпләнгән мәктәп проекты эшләтелде. Ләкин төзелеш башлау өчен рөхсәт 1982 нче елда гына бирелде. Шул ук елны төзелеш эшләре башланды. (Рәс.23,24)   Мәктәп Киров исемендәге колхоз хисабына төзелде.   СМУ эшчеләре белән берлектә әти-әниләр, укытучылыр һәм укытучылар коллективының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә 1984-85 нче уку елында сафка басты. (Рәс.25.)     Колхозыбызның 5 авылыннан килгән 181 бала яңа урта мәктәптә белем ала башлады. (Рәс.26.)  Укучылар көче белән мәктәпкә кушып нәниләр өчен класс бүлмәләре, ашханә, башлангыч хәрби хәзерлек кабинеты, тир, мастерской, гараж, яшелчә саклагыч  өзелде.   1984 нче елның 28 нче октябрендә мәктәпне ачу тантанасы булды.