Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Нижнеметескинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422022, с. Нижние Метески, ул. Молодежная, д. 11 |
Телефон: | +7(919)-699-72-40 |
E-Mail: | dsnmeteski.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Нижнеметескинский детский сад" |
Руководитель: | Сиразиева Ландыш Нурулловна |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 21 детей |
У нас учат: | 3 педагога |
Новости нашего сада
1 Май — Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!Көн саен үзенең хезмәте белән Ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәме. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен –табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры. 1 Май бәйрәме беренче тапкыр 1890 елда Варшавада, ә 1891 елда Санкт-Петербургта бәйрәм ителә. Бәйрәм тарих төсмерен саклап калып, бүген дә бөтен кешелек дөньясы өчен элеккеге кебек үк хезмәт ияләре бәйрәме, хезмәт, тынычлык, үзара татулык бәйрәме булып кала. Ни генә булмасын, 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә. Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган яз бәйрәме белән котлыйбыз. Яз сулышы күңелегезгә нур өстәсен. Бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын.
Опубликовано: 01.05.2023К списку новостей