• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Нижнеметескинский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422022, с. Нижние Метески, ул. Молодежная, д. 11
Телефон: +7(919)-699-72-40
E-Mail: dsnmeteski.arsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Нижнеметескинский детский сад"
Руководитель: Сиразиева Ландыш Нурулловна
Год основания учреждения: 1983
У нас учатся: 21 детей
У нас учат: 3 педагога

Основные сведения/ Төп мәгълүматлар

Дата создания - 1983

 

  Учредитель образовательного учреждения является Исполнительный комитет Арского муниципального района Республики Татарстан.

·         Адрес: 422000, РТ, г.Арск, ул.Советская, д.12

·         Руководитель комитета: Галимуллин Ильшат Ахатович

·         Время работы: 9:00 - 18:00 (кроме субботы, воскресенья)

·         Приемные дни: вторник, четверг с 14:00 до 17:00

·         Телефон: 8(8436)63-00-44

 

·         Факс: 8(84366)3-11-44

Место нахождения дошкольного образовательного учреждения

 Адрес: 422022, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский муниципальный район, село Нижние Метески, ул. Молодёжная , дом 11

 

Режим, график работы образовательной организации

МБДОУ «Нижнеметескинский  детский сад» работает с 7.00 до 16.00 . С понедельника до пятницы, кроме выходных и праздничных дней

 

Контактные телефоны и электронные адреса дошкольного образовательного учреждения

 Сот.телефон заведующей: 89196997240

 

Адрес электронной почты:dsnmeteski.arsk@tatar.ru

 

Адрес сайта:  https://edu.tatar.ru/arsk/n-meteski/dou

 

 

Из истории детского сада

Арча районы Түбән Мәтәскә балалар бакчасы тарихы

1984 елның 10 нчы февраль иртәсе.Түбән Мәтәскә авылының нәкъ  уртасына салынган, ике ел хуҗасыз торган бинага бүген гүя җан өрделәр. Ишекләрен киң ачып ул үзенең хуҗаларын каршы алырга хәзерләнә. Бүген аның бусагасын тәүге тапкыр авыл балалары атлап керәчәк. Барысы 15 бала.

Иртәнге сәгать 10. Колхоз рәисе Гимадиев Сәлим Сәлихович җыелган балаларны, әти-әниләрне, бакча хезмәткәрләрен шатлыклы көн белән тәбрик итеп, балалар бакчасының ачкычын яшь белгеч, бакча мөдире Гатауллина Ания кулына тапшырды.

Коллектив яңа оешкан. Ничек эшли башларга? Кадрлар дөрес сайланганмы? Бакчаның беренче тәрбиячесе Саттарова Рәйсә үз эшенең остасы булып чыкты. Оста гармунчы, таләпчән, балаларга игътибарлы, әти-әниләр белән уртак тел табып,үз эшен җиренә җиткереп башкарды. Педагогик белеме булмау сәбәпле шул елның сентябрь аенда эштән китәргә мәҗбүр булды.

Беренче повар Загидуллина Зөлфирә дә үз эшен яратып, белеп, ашларны төрләндереп, тәмле камыр ризыклары пешереп, балаларны тәрбияләүгә үзенннән зур өлеш керткән хезмәткәр. Ике ел эшләү дәверендә һәрвакыт чиста, пөхтә, ашханәне санитария таләпләренә туры китереп тәртиптә тотты.

Тәрбияче ярдәмчесе булып урнашкан Бариева Сания апа да бик пөхтә, балаларны яратучы, үз эшенә таләпчән караучы хезмәткәр иде. Балаларны үз баласы кебек күреп “улым”,”кызым” дип кенә эндәшеп,әниләр кебек кайгыртып,үз эшенә бирелеп эшләгән хезмәткәр иде. Ләкин гаилә хәле буенча 1986 елда эштән китәргә мәҗбүр булды.

Кочегар булып Гилязиева Тәскирә апа бик озак еллар эшләде. Ул елларда бакчага күмер ягыла. Аны Арчага барып үзе төяп алып кайтты, утын кисеп, ватып кышка хәзерләп куя иде. Бервакытта да зарланмыйча, бакчаны һәрвакыт җылы тотты. Котельныйны һәрвакыт чистартып ,идәннәрен юып, мичләрен агартып, үз эшен белеп эшләде. Кирәк вакытта тәрбиячегә балаларны карашырга да, керләр юышырга да вакыт таба иде. Коллективта үзен гел уңай яктан гына күрсәтте. Пенсиягә чыгу сәбәпле эштән китәргә мәҗбүр булды.

Асхадуллина Сәрби апа пенсиядә булса да кочегар булып эшләргә ризалык белдерде. Ул эшләгән елларда да (1995 елга кадәр) күмерне сайлап төяп алып кайтырга, утын хәзерләргә кирәк иде. Һәрвакыт җылы, чиста иде аның эш урыны. Бәйрәмнәрдә балалар белән җырлап, биеп, алар белән төрле уеннарга катнашып, юктан гына кызык табып эшләде.

Балалар бакчасы мөдире Харисова (Гатауллина) Ания Госман кызы,балалар бакчасы ачылганнан бирле аны җитәкли. Аның җитәкчелегендә бакча коллективы район күләмендә үткәрелгән семинарларда  актив катнашып, үз территориясендә семинарлар үткәреп гөрләп эшли.Район мәгариф бүлеге оештырган күргәзмәләрдә бакча  коллективы даими катнашып килә. 1996 һәм 2001 елда күргәзмәгә хәзерләнгән материаллар яхшы дип табылды һәм район буенча II урынга лаек булды.Бакча коллективы мәгариф бүлегенең мактау кәгазенә һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. 1997 елда Ания Госмановна алдынгы педагогик алымнарны кулланып эшләгәне һәм үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашканы  өчен район мәгариф бүлегенең Мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләгенә ия булды.2007 елның 1 августтыннан  сәламәтлеге буенча эштән китәргә мәҗбүр булды.

Валиева Зөһрә Исай кызы  Түбән Мәтәскә балалар бакчасында 1984 елдан  башлап бүгенге көнгә кадәр эшли. Ул үзенең бурычларын тирәнтен аңлап, алдынгы педагогик алымнарны кулланып эшли. Балаларның  сүзлек запасын баету, үз-үзенә хезмәт күрсәтүдә мөстәкыйллеккә өйрәтү өстендә эшли. Район һәм республика күләмендә оештырылган конкурсларда актив катнаша.Һәрвакыт шат күңелле, мәрхәмәтле, игътибарлы булганы өчен аны балалар да, әти-әниләр дә яраталар , ихтирам итәләр.

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр күп булу сәбәпле 1996 елда тагын бер тәрбияче штаты бирелде.Арча педагогия училищесын бетереп, вакытлыча Күпербаш балалар бакчасы мөдире булып эшләп торган Хасанова Рәмзия Фәһим кызы икенче тәрбияче булып эшли башлады. Ул тәрбия бурычларын тирәнтен аңлап,төрле чаралар оештырып, мораль сыйфат нигезләре булдыру өстендә нык эшләде. Эшен баланың  һәвәслегенә, кызыксынуына, үсешенә игътибар итеп оештырырга өйрәнгән тәрбияче үз эшенең чын остасы иде.1998 елда штат кыскару сәбәпле эштән китәргә мәҗбүр булды.

Тәрбияче ярдәмчесе булып Самигуллина Фәридә Шайхулла кызы 1986 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр эшли. Чисталыгы, пөхтәлеге, балаларны нык яратуы белән ул әти-әниләрнең ихтирамын яулаган хезмәткәр. Бакчаның чисталыгын санитария таләпләренә туры китереп тәртиптә тота. Вакытында  балаларны ашату,урын-җирләрне чиста тоту, гөлләрне карау аның вазыйфасы, ул аларны намус белән төгәл үти.

Повар Гилязиева Гөлфия  балалар бакчасында 1986 елдан 2006 елга кадәр эшли. Дүртенче разрядлы повар көн саен тәмле, туклыклы ризыклар белән балаларны сыйлый.  Эш урынын һәрвакыт  санитария таләпләренә туры китереп чиста тота. Үз эшенә зур җаваплылык белән карый торган, һәрвакыт ачык йөзле, әти-әниләргә, балаларга игътибарлы хезмәткәр. Ул сәламәтлеге буенча эштән китәргә мәҗбүр булды.

2006 нчы елдан бүгенге көнгә кадәр балалар бакчасында повар булып Вәлиева Зөлфия  эшли. Балаларны көн саен төрледән төрле ризыклар, камыр ашлары белән сөендерә. Эшенә намус белән җаваплы караучы хезмәткәр. Эш урынын һәрвакыт тәртиптә, санитария таләпләренә туры китереп тота.

2007 елның  19 февралендә Түбән Мәтәскә балалар бакчасын оптимизация программасы буенчаТүбән Мәтәскә урта мәктәбе бинасына күчерәләр. Яңа, зур, якты бинаны балалар  һәм әти-әниләр бик яраталар. Балалар бик теләп яңа бакчага йөри башлыйлар.

2007 нче елның 1 августыннан балалар бакчасы мөдире булып Сиразиева Ландыш Нурулла кызы эшли башлый.  Үзен тәҗрибәле педагог, яхшы оештыручы булып әти-әниләрнең һәм балаларның , хезмәткәрләрнең ихтирамын яулый.  Балалар бакчасы коллективы район күләмендә оештырылган чараларда актив катнаша.    2009 елда район күләмендә оештырылган  тәрбиячеләр семинары Түбән Мәтәскә балалар бакчасында үтә. 2012 елда иң яхшы уен мәйданчыгы бәйгесендә отып, мактау грамотасы белән бүләкләнде.  2013 нче елда Ландыш Нурулла кызы декрет ялында вакытта вакытлыча бакча мөдире булып Гайнетдинова Ләйлә Рафаил кызы эшли.

2009 нчы елны Югары Мәтәскә авылында балалар бакчасы ябылу сәбәпле Югары Мәтәскә балалары 1 сентябрьдән Түбән Мәтәскә балалар бакчасына йөри башладылар. Балалар арту   һәм Югары Мәтәскәдә эш бетү сәбәпле бакчага Югары Мәтәскә балалар бакчасы тәрбиячесен Набиуллина Тәгзимә Юнус кызын күчерделәр.  Ул бик тиз арада яңа коллективка ияләнеп, үзен уңай яктан күрсәтте.Бәйрәмнәрне төрләндереп, анда татар халкының мәдәниятен, тарихын чагылдырып үткәргәне өчен балалар бәйрәмнәрне көтеп алалар.

 

 

Бүгенге көндә балалар бакчасына 30  бала йөри. 23 бала Түбән Мәтәскә, 7 бала Югары Мәтәскә авылынан . Аларга  1 мөдир, 2 тәрбияче, 1 тәрбияче ярдәмчесе, 1повар хезмәт күрсәтә.Барлык кирәк әйберләр белән бакча тәэмин ителгән.