Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 391 ( 392 ) 393 394 395 396 397 398 399 400 >>
-
Математика,информатика һәм физика атналыгы старт ала . 27.11.2014

Игътибар !
Бүгеннән мәктәптә математика, информатика һәм физика атналыгы старт ала.
Сезне кызыклы кичәләр,онытылмаслык бәйгеләр көтә.
-
Акция «Здоровая мама – здоровый ребенок!" 26.11.2014

Участники Республиканского проекта "SаMоSтоятельные дети" отряда «ЭRON» провели акцию «Здоровая мама – здоровый ребенок!"
- Проводили разъяснительную работу с прохожими женского пола:
1. рассказали о влиянии табака, алкоголя и наркотиков на репродуктивную систему человека, поздравили с Днем матери;
2. раздали буклеты прохожим женского пола, заранее подготовленные силами участников проекта.
3. подписали однодневный контракт отказаться от вредных привычек;
- в конце акции всем участникам раздали сердца – символ любви с пожеланиями здоровья и завязывали «оранжевые ленточки» на запястье.
-
Открытые уроки по сингапурской методике 25.11.2014

24-25 ноября учительница начальных классов Гайфуллина Р.Н., учителя русского языка и литературы Гайфуллина Л.Х. и Кабирова А.Р. провели открытые уроки по сингапурской методике. На уроках присутствовали методист МУ "Управление образования" Гатауллина Л.М., учителя высшей квалификационной категории Арского района.
-
Студент яшьләре форумы 22.11.2014

22 ноябрьдә район Мәдәният йортында студент яшьләре форумы уздырылды. Әлеге чарада Яңа Кырлай авылы студентлары да катнашты.
Казандагы югары уку йортларында хәзерге вакытта безнең районнан 800дән артык егет һәм кыз белем ала. Авыл хуҗалыгы һәм Ветеринария академияләрендә иң күп укучылар Арча районыннан икән.
Студент яшьләр форумында үзебезнең районның сәнгать осталары матур чыгыш ясады.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев әлеге очрашуның бик файдалы булуын билгеләп үтте, студентларга уңышлар теләде. — Тырышып укыгыз, без сезне көтәбез! — диде ул.
Студентлар форумы резолюция кабул итте, Арча муниципаль районы һәм Арча шәһәре хакимияте каршында студентлар үзидарәсен үстерү буенча совет төзелде, аның бурычлары билгеләнде.
-
Мин - Россия гражданины. Хокук бозуга юл куймыйк! 21.11.2014

20 ноябрь – Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шакирова И.М. 6-11 класс укучылары өчен тәрбия сәгате үткәрде. Ул Генераль ассамблея барлык илләргә балалар өчен яхшы һәм бәхетле тормыш булдыру бурычы йөкләвен әйтте һәм укучыларның нинди хокукка ия булаларын искә төшерде. Әлеге тәрбия сәгатенең беренче максаты бала хокуклары турында булса, икенче максаты - наркоманиянең асылын, чын "йөзен "ачу, гомумән, тәртипсезлек очракларын кисәтү иде. Шушы максаттан тәрбия сәгатенә Район башкарма комитетының балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе сәркатибе Лилия Завялова да чакырулы иде. Ул балаларны нинди тәртипсезлекләре өчен исәпкә куярга мөмкин булулары һәм аннан саклану чаралары турында сөйләде. Лилия Завялова әйтүенчә, районда ике наркоман бала теркәлгән. Алар спайс тартучылар. Бу матдәләр аңны томаларга, сәламәтлегеңне төптән какшатырга мөмкин. Соңгы вакытларда тагын да көчлерәге — Урта Азия якларыннан насвай кертелә башлаган. Аны шәһәр вокзалларында мәктәп укучысының да алырга көче җитә торган бәягә сатып, яшүсмерләрне бәйле итәргә телиләр. Шушы көннәрдә ТР Президенты тарафыннан спайс һәм шуңа охшаш матдәләрне кертүне тыю турында карар кабул ителде. Озакламый илдә уңай якка үзгәреш булмый калмас, дип өметләнә балалар язмышы өчен җаваплылар.
Тәрбия сәгате Лилия Николаевнаның укучыларның сорауларына җавап бирүе һәм киңәшләре белән тәмамланды. Дәрес вакытында күрсәтелгән видеороликлар спайс, насвай кебек матдәләрнең нинди булуын, аларның организмга нинди зыян китерүен аңларга ярдәм итте.
-
Ата-аналар җыелышы 21.11.2014

"Мәктәп сулышы" дигән тема астында әти-әниләр җыелышы уздырылды. Җыелыш башланганчы 5 класс укучылары, залда утыручы әниләргә Әниләр көне уңаеннан концерт куеп, бәйрәм рухы бүләк итте.
Җыелышта әти-әниләр укыту-тәрбия эше буенча 1нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырылды. Бигрәк тә БДИ,ОГЭ бирүгә басым ясалды, классларда укучылар белән берлектә аерым сөйләшүләр дә алып барылды. Тәрбия ягына килгәндә, хокук бозуларны кисәтү, кичке рейдларны булдыру турында сүз алып барылды. Җыелышта Район башкарма комитетының балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе сәркатибе Лилия Завялова да катнашты. Ул балаларны нинди тәртипсезлекләре өчен исәпкә куярга мөмкин булулары һәм аннан саклану чаралары турында сөйләде. "Әти–әниләр балаларының тормышы, кемнәр белән аралашуы, дус–ишләре белән һәрдаим кызыксынып торсын, компьютер каршында утырганда да Интернетта нинди сайтларны каравын күзәткәләсеннәр иде”, — дип киңәш бирде Лилия Николаевна.
-
Пенсия фонды вәкилләре белән очрашу 21.11.2014

21 ноябрь көнне 9-11 класс укучылары пенсия фонды вәкилләре белән очраштылар.Очрашуда пенсиягә чыгу тәртибе аңлатылды. Алдагы еллпарда пенсиягә чыгу тәртибендә кертеләчәк яңалыклар турында сөйләнде.
-
20 ноябрь – Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне 20.11.2014

1989 елның 20 ноябре -Берләшкән Милләтләр оешмасының (БМО) Бала хокуклары турында Конвенция кабул иткән көн. Анда 18 яшькә кадәрге һәрбер кешенең шәхси хокуклары күрсәтелгән һәм 54 маддәдән тора. Шушы көн уңаеннан барлык классларда да тәрбия сәгатьләре узды.
-
Мин - Россия гражданины 19.11.2014

19 ноябрь көнне "Мин - Россия гражданины" исеме астында Парламент дәресе узды. Дәрес барышында демократик җәмгыятьтә парламентның урыны һәм роле турында, Конституциянең, гражданин хокуклары һәм ирекләре, әһәмияте турында фикерләр әйтелде. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шигапова Г.Х. укучыларда шәхеснең гражданлык сыйфатларын, туган илгә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүдә, хокукый һәм социаль тәҗрибә формалаштыруда системалы эш алып барды.
-
Юлда йөри беләсеңме? 18.11.2014

18 ноября в начальных классах прошло мероприятие под названием "Юлда йөри беләсеңме?". На этом мероприятии присутствовала начальник Арского филиала ГКУ "Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ " Мухаметзянова Э.Г. Она провела беседу с учащимися на тему: "Знаешь ли ты правила дорожного движения". Дети дали правильные, полные ответы.В конце мероприятия Мухаметзянова Э.Г. поблагодарила учителей начальных классов Набиуллину С.Р. и Гайфуллину Р.Н. , а учащихся порадовала своими подарками и буклетами о ПДД.













