Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 251 252 ( 253 ) 254 255 256 257 258 259 260 >>
-
Секреты дружного класса 19.10.2019

В Арске вчера прошел зональный этап Республиканского конкурса "Секреты дружного класса". Учащиеся 5 класса, их родители и классный руководитель Шигапова Г.Х. раскрыли все секреты дружного класса.
Мы - дружные!
Мы - стильные!
Мы - самые активные!
Пример скорей берите с нас!
Мы - самый лучший в школе класс!
-
Рәхмәт һәркем өчен рәхәт! 18.10.2019

Бүген 8 сыйныф җитәкчесе Рәхимова Р.И. “Рәхмәт һәркем өчен рәхәт” исемле тәрбия сәгате үткәрде. Психологлар әйтүенчә,”рәхмәт” сүзенең зур тәэсир итү көче бар. Мәсәлән, Роберт Эммонс “рәхмәт” сүзе бөтен тормышны үзгәртә ала, - дип яза. Психолог фикеренчә, кешеләрдә яхшылык күреп, рәхмәт әйтә белгәннәр оптимист була, юк-барга борчылмый, булганына шөкер кыла. Алар җиңелрәк яши. Гел борчу-мәшәкатьләр эчендә яшәгән, үз эченә бикләнгән кешеләргә психологлар башкаларга рәхмәтле булырга куша. Шул рәвешле аларның кешеләргә игътибары арта. Авыр уйлардан арына, башкалар белән аралаша башлый.
-
Без террорга каршы! 17.10.2019

Бүген, 17нче октябрь көнне, 3 һәм 4 классларда "Без террорга каршы" дигән темага тәрбия сәгате уздырылды.
-
Казан дәүләт аграр университеты һәм Ветеринар медицина вәкилләре белән очрашу 16.10.2019

Буген мәктәбебезнең 9, 11 нче класс укучылары Казан дәүләт аграр университеты һәм Ветеринар медицина вәкилләре белән очрашуда катнаштылар.
-
Кунаклар каршы алдык
12.10.2019
Алабуга шәһәре мәктәпләре профсоюз комитеты рәисләре бүген безнең мәктәптә кунакта булдылар. Алар мәктәпнең һәм районның профсоюз эшчәнлеге тәҗрибәсе, Яңа Кырлай урта мәктәбе тарихы, ирешкән уңышлары белән таныштылар. Г.Тукай музеенда булдылар. Кунакларның күп төрле сорауларына районыбыз профсоюз оешмаларының җитәкчесе Харисов В.В. һәм профком рәисе җавап бирде. Очрашу бик эшлекле төстә узды.
-
Кул көрәшендә безнекеләр беренче! 07.10.2019 5 октябрь көнне Арча укучылар сараенда армспорт (кул көрәше) буенча ярыш узды. Безнең мәктәп укучылары актив катнашып 1,2,3 нче урыннарны яулап кайттылар. Нәтиҗәдә командага 1 урын булды. Афәрин егетләр һәм кызлар! Алга таба да уңышлар сезгә.

-
Рәхмәт сиңа, Укытучым! 07.10.2019 Бүген иртәнге линейкада 4 һәм 11 класс укучылары укытучыларны бәйрәм белән котладылар, чәчәкләр буләк иттеләр.

-
Укытучылар көне белән! 05.10.2019 5 октябрь "Укытучылар көне" уңаеннан Арча мәгариф идарәсе укытучыларны бәйрәмгә җыйды.Бу бәйрәмдә безнең укытучыларыбыз да катнашты. Көзге "Чәчәк күргәзмәсе"ндә мәктәбебез икенче урынга лаек булды. Укытучыларыбыз Мифтахова Г.Г.,Камалиева Р.М., Гайфуллина Л.Х., Рахимова Р.И. республика һәм районның грамоталарына лаек булдылар. Котлыйбыз! Киләчәктә дә уңышларга ирешүләрен, яңа үрләр яулауларын теләп калабыз.

-
Агач утырттык 05.10.2019 Агач утырту көне уңаеннан бүген мәктәбебез коллективы паркта агач утырту акциясендә актив катнашты.

-
"Укытучыңны котла" акциясе 05.10.2019 Укытучылар көне уңаеннан бүген ветеран укытучыбыз Гатауллина З.М. ике буын укучысы - башлангыч класслар укытучысы Камалиева Р.М. һәм музыка укытучысы Шарафетдинова Г.Н. бәйрәм белән котладылар.














