Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 221 ( 222 ) 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Ата-аналар җыелышы 29.12.2020 Мәктәптә ата-аналар җыелышы булып узды. 9 класс ата-аналарын Арча Аграр-сәнәгать һөнәр көллиятеннән килеп анда алырга момкин булган һөнәрләр белән таныштырдылар.

-
Район башлыгы чыршы бәйрәме 28.12.2020 Буген, Арча мәдәният йортында, район башлыгы тарафыннан уздырылган чыршы бәйрәмендә 6 класс укучысы Фәсхетдинов И. һәм 5 класс укучысы Галимҗанов И. катнашты. Укучыларны Кәрим Тиҗчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары "Гали бабай һәм кырык карак" әкияте белән куандырдылар. Укучылар бик кэнагэть калдылар. Оештыручыларга зур рәхмәт!

-
Республика проектында катнашабыз 28.12.2020

"Кышкы мәрхәмәтлелек атналыгы" Республика проекты кысаларында укучыларыбыз тыл ветераннарын Яна ел белән котлап, аларга яна ел күчтәнәче һәм открыткалар тапшырдылар.
-
Профсоюз ярышы 26.12.2020 Арча укучылар сараенда шашка, шахмат буенча узган профсоюз ярышында мәктәбебез командасы уңышларга иреште. Шашка буенча Гайфуллина Л.Х. -беренче, Шакиров И.З.-дуртенче, шахмат буенча Шарафетдинова Г.Н. -икенче, Ганеев И.Т. -дүртенче урынарны яуладылар. Котлыйбыз!

-
Президент чыршысы 2020 25.12.2020 Буген "Татнефть-Арена" сараенда Республика Чыршы бәйрәме башланып китте. Республиканың 7 меңнән артык укучы баласы - Президент чыршысы тамашасы кунагы булды. Президент чыршысы быел 17 нче мәртәбә уза. Югары нәтиҗәләргә ирешкән уку алдынгылары, олимпиада, спорт спартакиада, ярышларда җиңүчеләр, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары чакырылган бәйрәмдә мәктәбебезнең 5 класс укучысы Ганеева А. дэ катнашты.

-
Яңа ел белән! 25.12.2020 Бүген мәктәптә Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп узды.

-
Укучыларның иҗат җимешләре 24.12.2020 һәр класс бик тырышып Яна ел газеталары чыгарды.

-
Укырга кая керергә? 23.12.2020 Бүген Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте вәкилләре 8-9 класс укучылары белән очрашты. Алар укучыларны көллият белән таныштырдылар һәм үзләренә укырга чакырдылар.

-
"Җиңәргә әзер бул!" 19.12.2020

20 нче октябрьдән 15 нче ноябрьгә кадәр 5 нче сыйныф укучылары арасында Республика күләмендә "Җиңәргә әзер бул!" исеме астында физик культура һәм спортны пропагандалаучы шигырь конкурсы узды. 5 нче сыйныф укучысы Ганеева А. 3 нче урынга лаек дип табылды. Котлыйбыз!
-
Котлыйбыз! 19.12.2020 Бүген Сабада 2004-2006 елгы һәм 2007-2008 елгы малайлар көрәште. Республиканың тугыз районыннан көчле көрәшчеләр бил алышты. Арча, Саба, Азнакай, Биектау, Мамадыш, Актаныш, Әлмәт, Кукмара, Балтач районнары көрәшчеләре очрашты. Мәктәбебезнең 9 класс укучысы Хәйретдинов Раниль 65 кг авырлыкта - 1 урынны яулады. Тренеры Саләхов М.Р. Егетләрне уңышлары белән котлыйбыз!














