Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 ( 217 ) 218 219 220 >>
-
"Йолдызлы сәгать" интелектуаль бәйге 10.02.2021 10 нчы февраль көнне 8 класслар өчен туган телгэ - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, аны саклау, укучыларда тел байлыгын үстерү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү максатыннан Ахметгалиева Э. А. "Йолдызлы сәгать" дип исемләнгән интеллектуаль бәйге үткәрде.

-
Волейбол ярышы 10.02.2021 Мәктәп беренчелегенә урта класслар арасында волейбол ярышы узды. 7 класс малайлары һәм кызлары 1 урынны алдылар.

-
Котлыйбыз! 09.02.2021

Бүген Арчаның 6нчы номерлы мәктәбендә 2017-2019 елларда ТР Арча муниципаль районы Башкарма комитеты, Мәгариф идарәсе муниципаль берәмлеге һәм профсоюз оешмалары советы арасында территориаль килешү йөкләмәләрен үтәү һәм 2021-2023 елларга яңа килешү кабул итү буенча пленумы утырышы булды. Казаннан республикабызның мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы җитәкчесе Юрий Петрович Прохоров та кайтты. Ул районыбыз мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы эшен югары бәяләде. Мәктәбебезнең профком рәисе Рәхимова Р.И.га “Иң яхшы профком рәисе” исемле мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
-
Хәрби хезмәтен үтәүче солдатларга бүләк 09.02.2021 "Ватанны саклаучылар коне" унаеннан районыбыздан чакырылган хэрби хезмэткэрлэрне котлап, укучыларыбыз рэсемнэр ясау акциясендэ катнаштылар. Котлаулар хэрби частьларга жибэрелде.

-
ВИК "Сталинградская битва" 08.02.2021 Сегодня в рамках военно-патриотического месячника с учениками 7,8 классов учительница истории Шигапова Г.Х. провела квест «Сталинградская битва». Выполнив все задания, участники больше узнали об одном из самых героических сражений в мировой истории – Сталинградской битве. Кроме того, в ходе квеста ребята смогли лично познакомиться с очевидцами тех событий – ветеранами Великой Отечественной войны.

-
8 февраль - Россиядә фән көне 08.02.2021 8 февраль- Россиядә Фән көне уңаеннан физика укытучысы Хабриев Ш.С. укучыларны мәктәбебезне 1969 нчы тәмамлап, бүгенгесе көндә техник фәннәр докторы дәрәҗәсенә күтәрелгән Вафин Д.Б. ның фәнни эшчәнлеге һәм аның хезмәтләре белән таныштырды.

-
"Мин Арча баласы" проекты нәтиҗәләре 06.02.2021 "Мин Арча баласы" проектының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында мәктәбебезнең 4 класс укучысы Галиуллин Р. "Кышкы селфи" фотоконкурсында беренче урын өчен диплом, проектта катнашканы өчен 5 класс укучысы Галимҗанов И. Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

-
Район башлыгы бүләкләде 06.02.2021 Арча район башлыгы призына булып узган көрәш ярышында 2020 нче ел нәтиҗәләре буенча бүләкләү булды. Мәктәбебезнең 9 класс укучысы Хайретдинов Р.не 2020 нче елның февралендә Мамадышта "Сабантуй" журналы призына узган көрәш ярышында призлы урын алган өчен, район башлыгы Нуриев И.Г. акчалата буләкләде.

-
"Туган телем - иркә гөлем" 05.02.2021

Туган тел! Барыбыз өчен дә газиз, кадерле бу сүз. 5 нче сыйныф укучылары белән Г.Тукай музей-комплексында үткәрелгән "Туган телем - иркә гөлем" кичәсе татар теленең матурлыгын, аһәңлеген тагы бер кат раслады. Бөек әдибебезнең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләшү, күңелле ярышлар укучыларда милли теле безгә хөрмәт, тарихыбызга кызыксыну уяткандыр дип ышанабыз.
-
Котлыйбыз! 05.02.2021

"Курса МТС"ы ширкәте җитәкчесе Гилязетдинов Р.Г. призына узган көрәштә 7 класс укучылары Ваккасов Х., Егоров Д. - икенче, 8 класс укучысы Нуруллин И., 7 класс укучысы Загидуллин Р. - өченче урыннарны яуладылар. Командага - икенче урын бирелде. Тренерлары Саляхов М.Р. Егетлэребезне җиңүләре белэн котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез.













