Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 207 208 ( 209 ) 210 >>
-
Котлыйбыз! 03.04.2021

Бүген Арча муниципаль районы беренчелегенә узган көрәш бәйгесендә 8 класс укучылары Нуруллин И. - 1 нче, Зыятов Н. – 2 нче, 7 класс укучылары Егоров Д., Хасанов Д. – 3 нче, Ваккасов Х. – 4 нче урыннарны яуладылар. Командага – 2 нче урын бирелде. Тренерлары Саляхов М.Р. Егетләребезне уңышлары белән котлыйбыз!
-
Тәрбия сәгате 03.04.2021

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ахметгалиева Э.А. “Татарстанда туган телләр һәм халыкдар бердәмлеге елы” уңаеннан 8 классларда “Укучыларда милли гореф-гадәт рухы тәрбияләү алымнары” дип исемләнгән тәрбия сәгате уздырды. Укучылар белән татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын барладылар. Аларның бүгенге көндәге торышын һәм тәрбияви ролен ачыкладылар.
-
Котлыйбыз! 03.04.2021

Әтнә районында тренер-көрәшче Сафаров Рәдиф Рәзит улы истәлегенә уздырылган ачык көрәш бәйгесендә 9 класс укучысы Хайретдинов Р. үз үлчәмендә - 1 нче урынны яулады. Тренеры Саляхов М.Р. Егетләребезне җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Туберкулёз - инфекцион авыру. 02.04.2021

Туберкулёз - инфекцион авыру. Сәламәтлегеңне бүгеннән кайгырту зарур: дөрес туклану, саф һава, кояш, көндәлек режим булдыру , вакытында ясалган прививкалар - барысы да төп саклану чаралары булып тора. 5 нче сыйныфта уздырылган тәрбия сәгатендә авыруның сәбәпләре, симптомнары, аны булдырмау чаралары турында Гайфуллина Л.Х. сүз алып барды.
-
"Сүзләр дөньясында" 02.04.2021 Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 10 классларда математика укытучысы Ганеев И.Т. "Сүзләр дөньясында" исемле чара уздырды. Укучылар башваткычлар, ребуслар, кроссвордлар чиштеләр.

-
2 апрель — Халыкара балалар китабы көне. 02.04.2021 Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, ярдәмче дә уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Китап – ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе. Аларда халыкның ерак гасырлардан килгән тарихы, җыр-моңнары, акыллы киңәш-фикерләре сакланган һәм буыннан-буынга, чордан-чорга күчеп безнең көннәргә килеп җиткән. 2 апрель — Халыкара балалар китабы көне. Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апре-лендә туган. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде. Балалар китабы коне унаеннан китапханәче Мифтахутдинова Фирдания Ансар кызы башлангыч класс укучылары өчен “Китап –белем чишмәсе” –дип аталган тәрбия дәресе уздырды. Әлеге чара 2021 ел- туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылды.

-
7 нче сыйныф укучылары рус теленнән Бөтенроссия тикшерү эшендэ катнаштылар. 02.04.2021

-
1-апрель "Кошлар көне" 01.04.2021

1-апрель "Кошлар көне" уңаеннан 5 класс укучылары белән биология укытучысы Шакирова К. Д. "Канатлы башваткыч" үткәрде. Укучылар кызыклы сорауларга жавап бирделәр, кошлар турындагы белемнәрен баеттылар.
-
«Кошлар - безнен дусларыбыз» 01.04.2021

Мифтахова Г.Г. 7 класста "1 апрель - Халыкара кошлар көне"нэ багышланган «Кошлар - безнең дусларыбыз» дигән темага класстан тыш чара үткәрде.
-
Котлыйбыз! 31.03.2021 Төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулаган укучыларыбыз: 4 класстан Хайдарова И., 5 класстан Исмагилова А., Нигьматуллина Т., 6 класстан Байрамова И. Укучыларыбызны котлыйбыз! Килэчәктә тагын да зуррак унышларга ирешүләрен теләп калабыз. --














