Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
Год основания учреждения: | 1953 |
У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Котлы булсын 8 нче март бәйрәме! 08.03.2025
Котлы булсын 8 нче март бәйрәме,
Юлларыгызга гөлләр сибелсен,
Март аеның саф җилләре сезгә
Бәхет-шатлык кына китерсен.Күңелегез түрендә һичкайчан,
Март кояшы сүнмәсен.
Бәхетле язмыш йолдызы
Гомер буе китмәсен.Бәйрәм белән, хөрмәтле укучы кызлар, хатын-кыз укытучыларыбыз һәм хезмәткәр апаларыбыз!
-
Ягез әле, кызлар! 07.03.2025
8-11 класс кызлары арасында "Ягез әле, кызлар!" конкурсы булып узды.
-
Котлыйбыз! 07.03.2025
Бүген 7 март көнне Шушмабаш авылы мәдәният йортында Бариев Габделхай Габделхак улы истәлегенә, "Северный" хуҗалыгы призына 2009-2011 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш ярышлары узды. Мәктәбебез укучылары бу ярышта катнашып
үз үлчәүләрендә
Минуллин Раяз -1 урынга (38 кг)
Зиятов Фәнзиль - 2 урынга (60 кг)
Минзин Ильмир - 3 урынга (43 кг)
лаек булып кайттылар.
Тренерлары Саляхов Марат Радик улы.
Егетләребезгә һәм аларның тренерларына киләчәктәдә уңышлар телибез. -
Котлыйбыз! 07.03.2025
Бүген Арча Спорт сараенда кызлар, малайлар командасы волейбол буенча ярыштылар. Ике команда да 3 нче урынга лаек булдылар. Тренерлары Амироов Н. А. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Ягез әле, кызлар! 06.03.2025
5-7 класс кызлары арасында "Ягез әле, кызлар!" конкурсы узды.
-
Бәйрәм кичәсе 06.03.2025
Иске Иябаш башлангыч мәктәбендә 8 мартка багышланган бәйрәм кичәсе, әниләр һәм кунакларыбыз катнашында, бик күңелле узды.
-
Вам, любимые! 06.03.2025
Сегодня советник директора по воспитанию Шакирова И.М. совместно с активистами «Движение Первых» провела мастер-класс по изготовлению поздравительных открыток к Международному женскому дню в рамках акции «Вам, любимые». Открытка, сделанная своими руками – замечательный подарок для наших любимых мам и бабушек, ведь она хранит в себе частичку души и капельку любви.
Полученные открытки будут подарены мамам, бабушкам и сестрам, чтобы поздравить их с этим замечательным праздником. Мы уверены, что такие маленькие подарки принесут много радости и тепла! С наступающим 8 марта! -
Котлыйбыз! 05.03.2025
“Сәйяр” Республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестиваленең муниципаль этабында мәктәбебезнең «Күңелле сәхнә” театр коллективы 1 нче урын алды. Җитәкчесе Зиятова Д. Х. Алга таба да уңышлар телибез.
-
Әлифба бәйрәме 04.03.2025
Бүген мәктәбебездә 1нче сыйныф укучылары үзләренең беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр - Әлифба бәйрәме уздырдылар. Хәрефләрне тану, иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады аларга. Әмма алар тырыштылар, өйрәнделәр. Бүген алар барысы да укый, яза, саный, исәпли беләләр. Ә өйрәнәселәре алда тагын да күбрәк. Белем дөньясына сәяхәттә зур уңышлар аларга!
-
"Герой әтисе" күргәзмәсе 04.03.2025
Махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган геройларга һәм аларның әтиләренә багышлап Арча мәдәният йортында "Герой әтисе" күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә ачылышында мәктәбебезнең майор Әглиев Алмас исемендәге "Юнармия" отряды егетләре дә катнашты.