Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Студентлар белән очрашу 03.02.2024
Яна Кенэр мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларының студентлар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Студентлар кызыклы итеп укулары, сайлаган профессияләре, яна коллективта очраган авырлыклар, һәм аларны җиңү юллары турында сөйләделәр. Укучылар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Студентлар укытучылар коллективына төпле белем биргәннәре өчен зур рәхмәт җиткерделәр. Кичә укучыларның һәм студентларның концерт номерлары белән үрелеп барды.
-
Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә багышланган әңгәмә 03.02.2024
Ватанга мәхәббәт, халыкның тарихи хәтеренә, өлкән буынга һәм сугыш һәйкәлләренә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, сугыш вакытында кешеләрнең батырлыклары мисалында үз иле өчен горурлык тәрбияләү максатыннан, 2023 елның 2 февралендә 8 һәм 6Б сыйныфларда Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә багышланган әңгәмә уздырылды.
Тарих укытучысы Л.Р. Фазуллина балаларны шәһәрне фашист илбасарларыннан азат итү буенча Бөек Ватан сугышының тарихи вакыйгалары белән таныштырды. Балалар шулай ук тарихи һәйкәлләр белән таныштылар: Мамаев курганы, Павлов йорты, Сталинград сугышы хроникасын карадылар, аннары викторинаның тематик сорауларына җавап бирделәр.
Әңгәмә ахырында балалар өлкәннәр белән бергә Сталинград сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар
-
Котлыйбыз. 03.02.2024
1-3 нче февральдә Казан шәһәрендә татар мәктәбе укучылары өчен татар теленнән олимпиада үткәрелде.
Яңа Кенәр урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Хәйруллина Эльвира,7 сыйныф укучысы Хәйруллина Земфира, призер булдылар. Укучыларыбызны һәм укытучылары Нигматуллина Л.С,Ханафиева С.К. чын күңелдән котлыйбыз! -
Очрашу. 03.02.2024
3 февральдә «Ак халатлы фәрештәлер - Ангелы в белых халатах» фестивале кысаларында Арча үзәк больницасы үзен табиб яки медицина хезмәткәре һөнәренә багышларга хыялланган укучылар өчен очрашу уздырды.Бу очрашуда безнең мәктәптән дә укучылар катнашты.
Укучылар хастаханәнең ничек эшләвен эчтән карый алдылар. Баш табиб Идрисов Р.И. балалар өчен хастаханә буйлап экскурсия үткәрде: лаборатория һәм регистратура эше, рентгент кабинеты һәм эндоскопия турында сөйләде, ашыгыч авыруларны кайда кабул итүләрен күрсәтте.
Чарада Арча муниципаль районы башлыгы - И.Г. Нуриев һәм Казан дәүләт медицина университеты ректоры-А. С. Созинов катнашты.
-
"Кәрәзле телефон - дустымы, дошманмы?" 02.02.2024
5А сыйныфында "Кәрәзле телефон - дустымы, дошманмы?" дигән темага тәрбия сәгате узды.
Бу сөйләшүдә балалар белән кәрәзле телефон кайчан файдалы, кайчан зарарлы икәнен тикшерделәр. Кәрәзле телефонның кеше организмына зарарлы йогынтысы турында күзаллауны киңәйттеләр. Балаларда кәрәзле телефонны куркынычсыз куллану күнекмәләрен формалаштырдылар.
-
Музейда 01.02.2024
Бүген мәктәбебез музеенда Ташкичү укучыларын Кенәр мәктәбе тарихы белән таныштырдык. Кенәр мәктәбенең данлыклы укытучылары, Кенәр мәктәбенең бүгенгесе, үткәне турында сөйләнде .
-
Ата-аналар комитеты утырышы 30.01.2024
Кичә 1-11 классларның ата-аналар комитеты ңыелышы булды.Җыелышта мәктәптә укучыларны ашату,ашауның сыйфаты,тәртип,дәрескә йөрү турында сөйләштеләр.Директор Зарипов Х.Х. әти-әниләрнең сорауларына җавап бирде.
-
«Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» циклы 29.01.2024
29 нчы гыйнварьдә 1-11 нче сыйныфларда «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» циклы дәресе үткәрелде.Дәреснең темасы "Россиянең союзниклары" дип аталган иде.Укучылар депломант,союзник дигән төшенчәләр белән таныштылар.
-
Хоккей фестивале 27.01.2024
Бүген Яңа Кенәр авылында Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе тарафыннан оештырылган «Әтиемне, әниемне һәм хоккейны яратам» дип исемләнгән гаилә спорт фестивале узды.Фестиваль ачылышында Татарстан Республикасы Хоккей федерациясенең башкарма директоры Кирилл Голубевкатнашты.
Районыбызда «Гаилә елы»н бердәм ачу көне «Әтине, әнине һәм хоккейны яратам» фестиваленә туры килде, шуның белән аеруча истә калырлык булды. Фестивальдә Яңа Кенәр мәктәбе командалары да катнашты.
-
Олимпиадада 27.01.2024
Буген безнең 3 нче сыйныф укучылары Республиканский олимпиадный центр үткәргән "Живое слово" һәм "Мин кулыма китап алам" дигән олимпиадаларында катнаштылар.Молодцы,укучылар