Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 241 242 243 244 ( 245 ) 246 247 248 249 250 >>
-
Ял лагеры эшен башлады. 01.06.2016

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбе базасында мәктәп яны ял лагеры эшли башлады.Анда барлыгы 67 башлангыч класс укучысы ял итә.Бүген лагерның беренче көне.
-
Укучыларны җәйге каникулга озаттык 31.05.2016

Бүген 2015-2016 уку елының соңгы көне.Яңа Кенәр урта мәктәбе укучыларынаканикулга киткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр Укучылар алдындаЯңа Кенәр янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Ахметов Х.,мәктәп инспекторы Нигматуллин Н. чыгыш ясадылар.
-
Музейда 30.05.2016

30май көнне Сөрде башлангыч мәктәбе укучылары Тукай-Кырлай музеена бардылар. Музейдагы экспонатлар белән таныштылар, Г.Тукай турында күп яңалык белделәр. Сәгъди абзый йортында булдылар. Парктагы әкият геройлары белән фотога төштеләр.Тукай чишмәсенең суын эчтеләр. Балаларга сәфәр бик ошады.
-
9 класслар- имтиханда 26.05.2016

9 класс укучылары өчен җаваплы чор башланды.Бүген алар информатика,химия,рус әдәбияты,җәмгыять белеме фәннәреннән имтихан тапшыралар.Аларга уңышлар телибез.
-
Походта 26.05.2016

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбенең башлангыч класс укучылары походка чыктылар.Укучылар походта төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар,рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Соңгы кыңгырау бәйрәме. 25.05.2016

Бүген бөтен мәктәпләрдә дә соңгы кыңгырау бәйрәмен уздыралар.Яңа Кенәр урта мәктәбенең 41 9 класс укучысы өчен һәм 28 11 класс укучылары өчен соңгы кыңгырау шалтырады.Укучылар беренче укытучыларына, фән укытучыларына, әти-әниләренә үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.Чыгарылыш класс укучыларын алда имтиханнар көтә.Аларга уңышлар телибез һәм теләкләренең,уй-хыялларының тормышка ашуын теләп калабыз.
-
Бакчада эш гөрли. 24.05.2016

Мәктәп яны бакчасында кызу эш вакыты.Кишер, чөгендер,кәбестә утырту белән беррәттән чәчәк утырту кебек эшләр дә башкарыла.9А сыйныфы укучылары үзләренең чәчәк түтәлләрен матурлыйлар.
-
Котлыйбыз! 24.05.2016

Башлангыч класс укучыларының һәрберсенә уку елы башында "Мәдәни көндәлек "тапшырдылар.Укучылар ел дәвамында шушы көндәлекне тутырырга тиеш иделәр.Хәзер мәктәп китапхәнәчесе Садикова Р.Р. бу акциягә нәтиҗә ясады һәи җиңүчеләрне билгеләде.1урында-Латыпов Р.(1 класс),2 урында-Миннебаева З.(1 класс),3 урында-Муллагалиев И.(3А классы).Бу укучылар диплом белән бүләкләнделәр.Ә калган укучыларга сертификатләр тапшырылды.Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз.
-
Гүзәл бакча. 23.05.2016

Май -язның иң матур ае.Бөтен җир шау чәчәктә Яңа Кенәр урта мәктәбе бакчасындагы алмагачлар ,чияләр дә ап-ак чәчәктә.
-
Ветеран белән очрашу. 21.05.2016

9 май бәйрәме узып китсә дә ветераннар белән очрашу ,аларның хүлләрен белү,булышу һәрвакыт дәвам итә.5-7 класс укучылары Сәфәров Мидхәт абый белән очраштылар.Мидхәт абый укучыларга сугышта күргәннәрен,сугыштан соңгы авыр еллар турында сөйләде.








