Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Ветеран белән очрашу. 04.05.2018

Бүген 3А,4А класс укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Сафаргалиев Мидхәт абый белән очраштылар.Укучылар сугыш ветеранының истәлекләрен тыңладылар,Мидхәт абыйга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.Очрашу җыр-бию белән үрелеп барды.
-
Истәлек аллеясы 29.04.2018

Яңа Кенәр урта мәктәбендә эшләгән өлкән укытучыларыбыз мәктәп бакчасына истәлек аллеясы булдырырга дигән фикер белән чыктылар.Алар бергәләшеп 14 төп алмагач утырттылар.Киләчәктә бу алмагачлар мул уңышлары белән сөендерерләр.
-
Халыкара олимпиадада җиңүче. 28.04.2018

23-25 аперль көннәрендә Казанда татар теленнән VI халыкара олимпиада узды.Бу олимпиадада Яңа Кенәр мәктәбеннән 9 класс укучысы Аксакова Миләүшә(укытучысы Нигматуллина Л.С.),11 класс укучысы Сабирова Айзилә(укытучысы Габдрахманова И.М.) катнаштылар. Миләүшә бу олимпиадада икенче урынны алды.Айзилә дә уңышлы чыгыш ясады.Укучыларны һәм аларның укытучыларын чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар телибез.
-
Биологиядән ВПР 28.04.2018

26 апрель көнне 5 класс укучылары биологиядән,4 класс укучылары әйләнә -тирә дөнья фәненән ВПР эшләделәр.
-
"Своя игра" 28.04.2018

Атналык кысаларында 6а,б классларында тарих,җәмгыять белеменнән Л.Р.Фазуллина ачык чара "Своя игра"уздырды.
-
Музейда 27.04.2018

Бүген 7Б класс укучылары мәктәп музеенда булдылар.Тарих укытучысы Фазуллина Л.Р. укучыларны музейдагы экспонатлар белән таныштырды. Ул борынгы көнкүреш кирәк-яраклары,йорт җиһазлары,кием-салым турында сөйләде.
-
Милли кием көне. 27.04.2018

26 апрель көнне мәктәптә милли кием көне уздырылды.Күп укучылар матур итеп милли киемнәрдән киенеп килгәннәр иде.Кызлар калфактан,егетләрдә түбәтәй,озын күлмәктән,камзулдан.
-
Г.Тукай туган көн 26.04.2018

Бүген Яңа Кенәр урта мәктәбендә Г.Тукайның 132 еллыгын бәйрәм иттеләр.Иртәнге якта укучыларны "Туган теле" җыры каршы алды.Мәктәп китапханәчесе Садикова Р.Р. һәм башлангыч класслар тарафыннан Г.Тукайга багышланган кичә уздырылды.Анда Тукай шигырьләре яңгырыды,әкиятләреннән өзекләр күрсәтелде.Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Татар теле атналыгы 26.04.2018

Татар теле атналыгы кысаларында бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Р.К. 8 класста әдәбияттан ачык дәрес күрсәтте.
-
Рәсем конкурсы 26.04.2018

Бүген Г.Тукай туган көнгә багышланган рәсем һәм эшләнмәләр конкурсы уздырылды.Укучылар Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр ясап килгәннәр иде.








