Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Кино карадылар. 20.04.2021

Бүген мәктәптә башллангыч сыйныф укучылары өчен кино күрсәттеләр.
-
Котлыйбыз! 19.04.2021

2А сыйныфы укучысы Хусаинова А. район күләмендә уздырылган шигырь конкурсында катнашып,3 урынны яулады.Айсылуны һәм укытучысы Хафизова Г.Н.чын күңелдән котлыйбыз.
-
ВПР 17.04.2021

ВПР лар дәвам итә 5 класс укучылары математикадан ВПР эшләделәр.
-
"Татар теле-күңелле тел" 16.04.2021

1 сыйныф укучылары белән "Татар теле-күңелле тел"дигән темага викторина уздырылды.
-
Туган телләр елы. 15.04.2021

Туган телләр елы уңаеннан 5б сыйныфында "Йөзек салыш" уены уйнадылар.
-
"Татар җырлары" 14.04.2021

5 б классында "Татар җырлары" темасына тәрбия сәгате узды.
-
Г.Тукай укулары 13.04.2021

Халыкара Г.Тукай укуларында катнашып,Яңа Кенәр мәктәбенең 7 класс укучысы Хафизов Й.призер булды.Йосыфны һәм татар теле ,әдәбияты укытучысы Габдрахманова И.М. чын күңелдән котлыйбыз,уңышлар телибе.
-
"Аулак өй-баттл" 12.04.2021

12 нче апрель көнне Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбендә 2021 нче ел –Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылган республикакүләм «Аулак өй – баттл» бәйгесе булып үтте. Әлеге проектның авторы – “Үз өем” журналы редакторы Сәрия Закирова. Аның максаты: балаларны татар халкының милли гореф-гадәтләре белән таныштыру, бу гореф - гадәтләргә, йолаларга ихтирам, милли җырлы - биюле уеннар, милли ризыклар аша балаларда туган телгә һәм әдәбиятка карата хөрмәт тәрбияләү. Мәктәптә татар рухы хөкем сөрә: кунакларны каршы алучы әби белән бабай, чиккән сөлгеләр, өстәлдә самовар белән чынаяклар, йон эрли торган каба... үзеңне чын аулак өйдә кебек хис итәсең.
“Аулак өй” бәйгесендә укучылар татар халкының гореф-гадәтләрен, милли йолаларын, онытылып барган халык уеннарын искә алдылар. Биредә мәктәбебезнең 8-10 нчы сыйныф укучылары Казан шәһәреннән килгән танылган шагыйрәләр, тел, әдәбият галимнәре белән көч сынашты. “Кызлар җыры” командасында: татар шагыйрәләре – Нәҗибә Сафина, Залия Нуриәхмәтова, Илзирә Вәлиуллина, Галия Гайнетдин, Руцилә Садриева. Жюрида утырган шагыйрәләр Йолдыз Шәрәпова, Фәүзия Солтан, Эльмира Нуруллина һәм Гөлсәрвәр ярышны гадел бәяләделәр. Ә Рафинат Саляхов әдәби бәйгене милли моңнарга күмде. Яңа Кенәр мәктәбе укучылары үзләрен белемле дә, актив та, сәләтле дә итеп күрсәтте.
Әдәби мәйданда көрәш бик кызу барды. Нәтиҗәдә «Мирас» төркеме 157 балл алып җиңү яулады. Әдәби бәйге халык җырлары, тальян, курай моңнары белән үрелеп барды. Әлеге очрашу шигърият, әдәбият сөючеләрнең күңелендә җылы тәэсир калдырды.
«Аулак өй – баттл» бәйгесе укучыларга туган телне, гореф-гадәтләрне саклап калу, татар әдәбиятына мәхәббәт уяту, бүгенге көндә иҗат өлкәсендә хезмәт итүчеләр белән танышу өчен бик әһәмиятле чара булды. -
ВПР 12.04.2021

4 класс укучылары математикадан ВПР эшләделәр.
-
Космонавтика көне 12.04.2021

Бүген космонавтика көне уңаеннан тәрбия чаралары уздырылды.








